news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Исмәгыйлева: «Интертат» һәрвакыт алдынгы карашлы булуы белән аерылып торды

2022 елда Татарстанның беренче татарча электрон газетасы - «Интертат» чыга башлауга 20 ел тулды. Шул уңайдан, 2016 елдан электрон газета редакциясендә шеф-редактор булып эшләгән, бүгенге көндә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева хатирәләре белән уртаклашты.

Алсу Исмәгыйлева: «Интертат» һәрвакыт алдынгы карашлы булуы белән аерылып торды
Салават Камалетдинов

«Интертат»ны электән үк беренче татар мәгълүмати сайты, татар интернет-газетасы буларак беләм. Ул, чыннан да, үзе бер легенда, мин аның барлыкка килгән мизгелләрен, анда эшләгән беренче кешеләрне хәтерлим. Миңа да бу редакциядә шеф-редактор булып эшләргә туры килде.

«Интертат»ка килүем, анда эшләвем хыялларымны, милләткә булган бурычымның бер өлешен үтәгән тормыш сәхифәм дип әйтергә була.

Вазгыять, заман үзгәргәндә дә «Интертат»ның үз йөзен саклап, татар милләтенә чын фидакярләрчә хезмәт итә торган ресурс булып калуы – төп казаныш.

«Интертат» һәрвакыт алдынгы карашлы булуы белән аерылып торды. Анда эшләүче кешеләр һәрвакыт позитив динамикалы, үзгәрешле яклы булдылар. Беркайчан да яңалык кертергә курыкмадылар. Шуңа күрә «Интертат» һәрвакыт яшь. Аны берничек тә искергән ресурс дип атап булмый. Ул һәрвакыт үзгәрештә, яңаруда. Игътибар итсәгез, башка ресурс белән чагыштырганда да яңа проект, яңа алымнар – «Интертат» редакциясендә. Аның бер өлге, үрнәк булып торуы үзенә күрә җаваплылык та.

Монда түгәрәк өстәлләр, медиа мәктәп, галимнәр, артистлар белән лабораторияләр оештырылды. Нинди дә булса бәхәсле мәсьәлә туган очракта, без аннан яңалык ясый идек. Хәтта рус теленнән татар теленә тәрҗемә ителми торган сүзләрнең тәрҗемәсен уйлап, интегеп утырмадык. Лабораториум җыеп, галимнәрдән сорыйк, дидек. Ул очрашулар бик файдалы үтте. Бөтен дөньяга туры эфирлар күрсәтү – Шамил Садыйков идеясе белән башкарылды – һәм ул «Интертат»ның соңгы еллардагы төп казанышларының берсе.

«Интертат», «Татар-информ» редакцияләренә эшкә килгәндә дусларым миңа: «Интернетта татарлар юк, булган аудиториянең санын арттырып булмаячак», - дигәннәр иде. Хәзер шул сүзләрне искә төшерәм дә, ярый әле шул сүзләргә ышанмаганбыз, дим. Дөньяда ничә миллион татар була торып, ничек инде «Интернат»ның укучысы булмасын? Ул рейтингта югарыда урында, иң популяр татар сайты була алачак, дигән бурыч белән эшли башладык. Булмый, булмас инде дип түгел, ә булдырабыз дип тотынган идек.

Үз-үзебезгә куйган бурыч, «романтик юләрлек» шулкадәр эшләргә мәҗбүр итте – иртән «Интертат» дип, күзем ачыла иде, йокларга ятканда да соңгы уем «Интертат» иде. «Интертат»ның рейтингын күтәрү өчен йоклаган җирдән сикереп торып, нәрсә дә булса эшләү, язып куярга да гадәтләнгән идек.

Бирелеп эшләп, чын-чынлап «Интертат»ны яшәтәсе, укучылар туплыйсы килде. Татар интернетында татарча укучы, татарча текстларны аңлаучылар бар дигән сүзне исбатлыйсы, раслыйсы килде.

Соңыннан исәпләп чыгардым: «Интертат» мисалында татнетта татарча аңлый торган, татарча текстларны укый ала торган һәм татар язмаларына фикерләр яза ала торган ярты миллионга якын аудитория бар икән. Бу санны төрле инструментлар белән исәпләп чыгардым. Бу безнең өчен үзенчә күрә шатлыклы яңалык иде. Шуның өчен дә бит «Интертат»та эшләргә насыйп булган.

Мин «Интертат»тан күтәренке кәеф белән киттем, чөнки татар аудиториясе, татарча укучылар бар. Без җыйган аудитория максималь аудитория түгел, укучылар, һичшиксез, үсәчәк. Эшләгән саен, яңа бер планканы редакция белән бергә җигелеп алганыңны белеп аласың да, укучылар уйлаган саннан күбрәк булып чыга. Укучылар саны чиксез дигән инану белән киттем мин.

Бары тик яхшы контент, оперативлык, һәм бирелеп, фидакярләрчә эшләү «Интертат»ны алга этәрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100