news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Исмәгыйлева «Гаспралы укулары»нда социаль челтәрләрне үстерү ысулларын аңлатты

«Татар-информ» агентлыгы генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары Бөтенроссия конференциясендә социаль челтәрләрнең нинди булырга тиешлеге турында сөйләде.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татар-информ» агентлыгы генераль директорының социаль челтәрләр буенча урынбасары Алсу Исмәгыйлева IV Бөтенроссия «Гаспралы укулары» фәнни-гамәли онлайн-конференциядә катнашты. Ул катнашучыларга социаль челтәрләрне дөрес алып бару юлларын, кызыклы контент булдыру ысулларын аңлатып үтте.

«Хәзер „тарату өчен контент булдыру“ терминын куллану актуаль. Социаль челтәрләр бик күп мөмкинлек бирә: без берләшә, контентны тарата, аудиториянең яңа катнашучыларын җәлеп итә алабыз. Яңа алгоритмнар 2017-2018 елларда кертелә башлады. Фейсбук, Инстаграм, Вконтакте, Одноклассники социаль челтәрләре яңалык лентасын башкача формалаштырды, ул — „акыллы лента“ дип атала», — диде ул.

Алсу Исмәгыйлева язылучыларны күбрәк җәлеп итәр өчен контентны җанландырып җибәрү ысулларын әйтте. «Үз контентыңны тарату өчен подписчикларның лентасына һәм социаль челтәрләрнең „тәкъдим итәбез“ функциясенә эләгү кирәк. Сезне укып баручылар пост белән кызыксынырга гына түгел, ә аны башкаларга да таратырга тиеш», — дип сөйләде ул.

«Яңалык лентасыннан сылтамалар куелган кайбер постлар юкка чыкты. Мәсәлән, сез сылтамалы пост куясыз икән, хәзер аңа беркем дә „лайк“ куймый. Социаль челтәрләр кулланучыны башка сайтка җибәрмәү максатыннан, иң кызыклы материалларны алга куя бара», — дип билгеләп үтте ул. Аның әйтүенчә, Фейсбукта сылтама куелган постларның укылышы 70-80 процентка төшкән.

Алсу Исмәгыйлева сүзләренчә, хәзер социаль челтәрләрләрнең тәртипләренә яраклашырга һәм сылтамаларны азрак кулланырга туры килә. «Аудиториягә мәгълүмат белән уртаклашу, аны мөмкин кадәр күп кешегә җиткерү өчен кыска контент барлыкка китерүгә ихтыяҗ туа. Әлеге алгоритмнар ярты ел саен үзгәреп тора», — диде ул.

«Сез элгән материалның кызыклы, файдалы, актуаль булуы мөһим. Шуннан чыгып, кулланучылар „лайк“ куя, репост ясый яисә шәрехләмә яза. Аларның саны күбрәк булган саен, контентыгыз кызыклы, дигән нәтиҗә ясала. Баштан ул барлык дусларыгызга күрсәтелә, аннары „кызыклы“ дигән рубрикага кертелә, шул рәвешле, башка язылучылар да сезне карый», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100