Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу иртәгә булачак концертында ике кызы һәм Гарик Мартиросян белән чыгыш ясаячак
"Гарик әлеге шоу өчен махсус җыр язды", - диде Алсу.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Алсу Абрамова (Сафина) иртәгә "Татнефть- Арена"да узачак концертында гаилә дусты, күренекле продюсер һәм алып баручы Гарик Мартиросян һәм ике кызы - Сәфинә һәм Микелла белән чыгыш ясаячак. Бу хакта җырчы бүген генераль репетициядән соң "Татар-информ"га биргән эксклюзив интервьюсында әйтте.
Бүген агентлык хәбәрчесе "Татнефть- Арена"да җырчының концертка әзерлеген күреп кайтты. Бу аның әлеге залда беренче тапкыр концерт бирүе.
"Гарик Мартиросян белән без гаилә дуслары. Минем ирем Ян аның белән дус, Гарикның хатыны Жанна белән мин яхшы мөнәсәбәтләрдә. Гарик - бик яхшы музыкант. Аның төрле музыка уен коралларында уйнавын белмиләр дә. Әлеге шоу өчен ул махсус җыр язды. Иртәгә без аны бергәләп башкарачакбыз", - диде Алсу "Татар-информ"га.
20 еллык иҗат концертын Алсу "Эндәшмичә торма" ("Не молчи") дип исемләгән. Концертның исеме 2018 елның язында язылган җырдан алынган.
Алсу белән эксклюзив интервьюны тиздән "Интертат" сайтыннан укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз