news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Хәсәнованың “Йола” хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителде

Хикәя Анкарада Евразия Язучылар берлеге нәшер иткән “Кардәш каләмнәр” журналының май санында дөнья күрде.

(Анкара, 10 май, "Татар-информ", Айзирәк Гәрәева-Акчура). Танылган татар журналисты, үз вакытында "Ватаным Татарстан" газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләгән Алсу Хәсәнованың “Йола” хикәясе төрек телендә дөнья күрде. Бу әсәр Төркиядә Евразия Язучылар берлеге тарафыннан нәшер ителә торган “Кардәш каләмнәр” (Kardeş Kalemler) журналының май санында басылды.
 
 
Хикәяне татарчадан төрекчәгә Алсуның хәләл җефете Ләвәнт Булут тәрҗемә иткән. Тәрҗемә эшен башкарып чыгарга һәм хикәяне басмага әзерләргә Казаннан журналист Райнур Шакиров һәм Төркиядән профессор Бәкер Кемал Атаман ярдәм күрсәткән.
 
Фотода (сулдан уңга): Ләвәнт Булут, Алсу Хәсәнова-Булут, Бәкер Кемал Атаман
 
Алсу Хәсәнова исән чагында башланган эш турында Ләвәнт Булут сөйләде. “Хикәяләрен төрек телендә чыгару - Алсуның васыяте. Үзе исән чагында башланган эш. Иң беренче итеп “Казан утларында” 2009 елда дөнья күргән “Нокта” исемле хикәясен төрекчәгә тәрҗемә ясаган идем. Ул “Кардәш каләмнәр” журналында 2015 елда дөнья күрде. Менә хәзер икенче хикәясе басылды”, - диде ул. "Йола" татар телендә беренче тапкыр Казанда "Сөембикә" журналында чыккан иде. 
  • “Кардәш каләмнәр” журналы - Евразия Язучылар берлегенең айлык басмасы. Ул Төркия башкаласы Анкара шәһәрендә нәшер ителә. 
  • Алсу Хәсәнова Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында 1978 елда туган. "Ватаным Татарстан" республика газетасы аша татар мәдәниятенә, сәнгатенә багышланган мәкаләләре белән танылу алган үткен каләмле журналист иде. Язмалары җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителде, кыю язылган мәкаләләре укучыларны дәвамлы фикер алышуларга этәрде. Алсу Хәсәнова әдәбияткә дә тартылды, аның хикәяләре, нәсерләре “Казан утлары”, “Сөембикә” һәм башка журналларда басыла килде. Каләме белән татарларның рухи казанышларын зурлаган, проблемаларын күрсәтергә, хәл итәргә омтылган Алсу Хәсәнова 2015 елның апрель аенда яман шеш авыруыннан вафат булды. 2016 елдан исемен таныту һәм язмалары аша бүгенге җәмгыятьтәге четерекле проблемаларны чишә ала торган талантлы журналистларны барлау максатыннан, Татарстанда Алсу Хәсәнова исемендәге яшь журналистлар премиясе булдырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100