news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия лауреаты игълан ителде

Диплом "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Чулпан Гарифуллинага тапшырылды.

Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия лауреаты игълан ителде
Владимир Васильев

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Тукай клубында “Дога” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдə Алсу Хəсəнова-Булут исемендəге премияне тапшырдылар.  Әлеге бүләккә "Ватаным Татарстан" газетасының яшь журналисты Чулпан Гарифуллина ия булды.

Кичәне “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә Татарстан Язучылар берлеге оештырды.

"Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхəррире Миңназыйм Сəфəров редакциядə озак еллар эшлəгəн журналист Алсу Хəсəнова-Булутның эш өстəлен бүгенге көнгə кадəр саклаганын əйтте. "Чулпан Гарифуллина Алсу кебек үз фикерен əйтə белə, матур əдəби телдə яза, аңа өметебез бик зур", - диде ул. 

  • Алсу Хәсәнова премиясе - хатын-кыз журналист исемен йөрткән беренче премия. Ул талантлы яшь журналистларны барлау максатыннан оештырыла.
  • Алсу Хәсәнова-Булут "Ватаным Татарстан" газетасында 2001 елдан бирле журналист булып эшли. 2015 елда яман шештән вафат була. 2017 елдан алып аның исемендәге яшь журналистлар премиясе тапшырыла башлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100