Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алсу Галимова «САФ» радиосы турында: Радиода яңгыраган һәр җыр сәнгать советы аша уза
Казанның «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә «САФ» балалар интернет радиосы проектларына йомгак ясалды.
«Яшәү сәнгате» үзәге хуҗасы - педагог, филология фәннәре кандидаты Айсылу Әхмәтшина «САФ» радиосының кадерле проект икәнлеген әйтте. «Иң яраткан юнәлешебез – иҗади очрашулар. «САФ» радиосы һәм аның иҗатташ дусларын да күрергә шатбыз», - дип сәламләде ул.
«Саф» балалар интернет-радиосы координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова радионың быелгы эшчәнлеге турында сөйләде. «Радио узган елның 1 июнендә аваз салды. Моны тарихи көн дип тә санарга мөмкин, чөнки ул балалар өчен татарча беренче радио. Радионың ике иҗат төркеме бар: зурларныкы һәм балаларныкы. Радионың сәнгать советы өч кешедән тора. Радиода яңгырый торган һәр җыр, шигырь, радиоспектакль һ.б. сәнгать советы иләге аша уза», - диде ул.
Аның әйтүенчә, быел радиода яңа сәхифәләр һәм тапшырулар саны арткан. «Шаян мизгел», «Кызыклы этикет», «Иманлы иртә», «Саф дөнья», «SayДәш», «Китап корты», «Сәфәровлар – САФта», «Асылзадә» – әнә шундыйлардан. Кызганыч, безнең үз студиябез юк. «Тәртип», «Китап», «Теория», «Yummy music», «Риф-рекордс» студияләрдә яздырабыз һәм алар белән дус-тату булып яшибез. Хәзер барысы да акчага кайтып кала, милли үзаңы һәм күңеле киң булган шәхесләребез бар, аларның ярдәме белән тапшырулар яздырабыз», - диде мөхәррир.
Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов «САФ» радиосында энтузиастлар эшләвен билгеләп үтте. Ул «САФ» радиосы хезмәткәрләренә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Радионың барлык алып баручылары, оештыручылары, волонтерларына сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез. Радионың бюджеты булмаса да, бәлки, нәкъ шуңа күрә ул югары нәтиҗәләргә ирешәдер. Бүгенге көндә 27 мең уникаль тыңлаучыгыз бар, радио дөньяның 14 илендә яңгырый. Бу – зур нәтиҗә. Сезнең проектыгызны Рәис тә бәяләде, бу бик тә мөһим. Портал тулы көченә эшли башлагач тыңлаучылар саны тагын да артыр, үз студиягез булыр дип, тырышачакбыз», - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов журналистика факультетында укып, беренче адымнарын университет радиосында ясаганын әйтте. «Икенче курстан соң деканыбыз Флорид Әхмәтович чакырып алды да: «Университетның русча радиосы бар, әйдә, татарчасын эшләп кара әле», - диде. Мин анда ике ел эшләдем. Журналист һәм тыңлаучы арасында иң кыска ара – радио. Алсуның идеяләре шулкадәр күп! Сез безгә булуыгыз белән кадерле», - диде ул һәм конгресс белән уртак проектлар булдырырга тәкъдим итте.
«Укытучы, практик буларак, шуны әйтәсем килә: барлык бала да мәгълүматны бер каналдан алмый. Аның аудиаль, визуаль һәм кинестетик каналлары бар. Мәсәлән, ике улым да аудиал, ягъни мәгълүматны тыңлап кабул итәләр. Авылга машинада кайтканда да алар радиода яңгыраган җырларны беркадәр вакыттан соң сөйләп яки җырлап күрсәтә. Балалар өчен контенттан алар мәхрүм ителгән иде, хәзер исә «САФ» радиосы бар», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков.
«Радионы FM дулкыннарыннан да тыңлыйсы килә. Хыял тормышка ашар дип уйлыйм. Аның өчен бердәм булырга, киңәшләшеп торырга кирәк. Бу мәсьәләне хәл итү юллары булачак. Исегезгә төшерсәгез, «Шаян ТВ» каналын эшләтеп җибәрү дә озакка сузылган иде. Әмма булдырдык: ул 2018 елда эшли башлады, аңа кадәр бик күп әзерлек эшләре булды. «САФ» радиосын республика җитәкчелеге дә таныды, хәзер грантларда катнашу мөмкинлеге дә бар. Булдыра алганча ярдәм итәчәкбез», - диде ул һәм министрлык исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Министрлар кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсендә баш киңәшче Альбина Бәшәрова «САФ» радиосын кирәкле проект дип атады.
«Телләрне үстерүнең нигезе, беренче чиратта, балалар. Әгәр без аларны кечкенә вакыттан ук кабул итәргә әзерләмибез икән, димәк, безнең ныклы нигезебез юк. Балаларның күбесе уйнаганда нәрсәдер тыңлый. Бу очракта нәкъ шушы радио бар. Бала радионы тыңлап, көен дә, сүзләрен дә отып ала. Радионы ачуны хыялда гына йөртмичә, аны эшләтеп җибәргәнегез өчен рәхмәт. Уңышлар телим, үзебездән килгәнчә ярдәм итәргә әзербез. Дәүләт программасына бу проект керергә тиеш», - диде ул.
«Саф» радиосы проекты җитәкчесе Марат Галимов барлык кешегә рәхмәт әйтте. «Балалар өчен татарча радио-контент юк иде, без бу проблеманы хәл иттек», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз