Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тимур Сөләйманов «Саф» балалар радиосы туган көнендә: Гаилә бәйрәме итеп кабул иттем
«Әкият» курчак театры каршындагы аланда «Саф» татарча беренче балалар интернет радиосы беренче туган көнен бәйрәм итте. Радио хезмәткәрләре «САФ һавада! САФ татарча!» дип исемләнгән балачак бәйрәме оештырды.
«Саф» радиосы – яңа күренеш. Яңа бакчада чәчәкләр дә төрле булырга тиеш. Татарстан Республикасы бакчасында шундый яңа чәчәкләр барлыкка килү бик урынлы һәм кирәкле. Чөнки бу проект буыннарны тоташтыра. Сүз, моң аша бер дулкында бергә булыр өчен бик тә кирәкле радио. Гаилә кысасында гына шундый матур иҗат җимеше туарга мөмкин. Радионы оештырган һәркемгә рәхмәт! Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә әзербез», - диде ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
«Саф» балалар радиосы барлык тыңлаучыларын, дусларын, балаларны һәм аларның гаиләләрен бер аланда җыйды. Концертта радионың иҗат төркеме, тапшыру һәм сәхифә алып баручылары, балалар редколлегиясе катнашты. Бәйрәмдә радиода яңгыраган җырлардан концерт, тапшыру алып баручыларыннан остаханәләр, күмәк уеннар, җанлы аралашу булды.
«Бәйрәмнән канәгать калдык. Балалар, әти-әниләр бүген рәхәтләнеп ял итте. Бәйрәм концерты без күзаллаганча килеп чыкты, балалар да җыелды, әти-әниләр дә килеп җитте. Иҗат төркемебез дә тулы составта туплана алды. Бәйрәм концертын бергәләшеп үткәрә алуыбызга сөендем. Алга таба да бергә булыйк, бердәм булыйк», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә радионың координаторы һәм мөхәррире Алсу Галимова.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов радионың туган көне уңаеннан бәйрәм концерты киләсе елларда да үткәрелер, дигән өметтә. «Алга таба да күңелле итеп үткәрергә язсын. «Саф» радиосы безне сөендереп мәңге яшәсен», - диде ул.
Альберт Салихов «Саф» радиосында спорт турында тапшыру алып барган. «Ул шундый шәп итеп алып барды. Әмма хәзер аның вакыты бик тыгыз, шуңа күрә без әлеге тапшыруга яңа алып баручы эзлибез», - диде Алсу Галимова. Ул радионың алып баручылары, мөхәррирләре, балаларга бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмнең иң нәни кунакларының берсе - Арзу Галимова иде. Аңа ике яшь. Радио оештыручылары Марат һәм Алсу Галимовларның кызы сәхнәгә чыгып Сөләйманның шигырен сөйләде. Шулай ук, сәхнәдә «Сандугач» ансамбле, Мансур Мозаффаров исемендәге балалар музыка мәктәбе, Казан шәһәр филармониясенең балалар студиясе һ.б. чыгыш ясады.
- Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе район администрацияләре ярдәме белән үткәрелде.
-
Балалар өчен татар телендә «Саф» радиосы узган елның 1 июнендә эшли башлады. Аны интернетта saf-radio.ru сайтында тыңларга мөмкин. Радиода тәүлек буена балалар өчен татарча җырлар, татар классик музыкасы, шигырьләр, әкиятләр, әдәби әсәрләр, татарча радиоспектакльләр һәм кызыклы тапшырулар яңгырый.
- «Саф» радиосы проектны җитәкчесе - Марат Галимов. Ул техник һәм оештыру мәсьәләләрен үз өстенә алган. Алсу Галимова - проектның координаторы, мөхәррире, Гөлназ Гарипова-Дениз - әдәби мөхәррир, Чулпан Яркәева - музыкаль мөхәррир, Айгөл Хамматова - SMM белгеч, Алсу Хәбибуллина - PR белгеч, Зөлфәт Вәлиуллин - композитор. Бәйрәм концертын Илфак Хафизов алып барды, бәйрәмнең режиссеры – Резеда Гарипова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз