news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алсу Гайнуллинага «Тантана» премиясе тапшырылды

Алсу Гайнуллинага «Тантана» премиясе тапшырылды
Салават Камалетдинов/архив

«Тантана» театр премиясе белән «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина бүләкләнде.

«Тантана» премиясе актрисага Камал театрында куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Зөһрә әби роле өчен тапшырылды.

Алсу Гайнуллинага лауреат дипломын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тапшырды.

«Театр ул милләтнең көзгесе. Театр халык белән янәшә яши, бигрәк тә милли театр», - диде Данис Шакиров.

«Артист өчен иң зур бүләк - ул роль. Ə ролеңнең бәяләнүе бик күңелле», – диде Алсу Гайнуллина сәхнәгә чыгып. 
Ул кыскача гына «Тантана» премиясенең барлыкка килү тарихын искә төшерде. Зал Алсу Гайнуллинаны басып алкышлады

  • «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100