Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алсу Абульханова: Татарча белмисең дип кимсеттеләр, әмма мин өйрәнергә сүз бирдем
Казанда Татарстанның халык артисты Алсу Абульханованың концерты аншлаг белән узды. Республика җитәкчелеге һәм иң дәрәҗәле кунаклар катнашкан тантанада җырчыга Бөтендөнья татар конгрессының югары бүләге тапшырылды. Воркутада туып-үсеп, Казан сәхнәсен яулаган җырчының иҗат кичәсе җылы сөйләшүләр һәм ихлас ачышлар белән истә калды.
«Концертка бик озак, ныклап әзерләндек»
Алсу Абульханова:
«Хөрмәтле тамашачылар, хөрмәтле дуслар! Бүген залда бик күп танышларым, дусларым, бәлки мине беренче мәртәбә күрүчеләр дә бардыр. Күп еллар бергә хезмәт иткән, аралашкан кешеләр дә күп. Хәзер генә миңа хәбәр иттеләр: кунакта Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән килгән!
Залда утырган һәрбер кунагыма зур рәхмәтләремне белдерәм һәм баш иям. Без бу концертка бик озак, ныклап әзерләндек. Иҗат дигәндә, иҗатташ дусларым –композиторлар, шагыйрьләр – шундый күп, аларның күбесе залда утыра: Уфадан килгән Флера Шәрипова, Гүзәлия, Зөфәр Хәйретдинов, Рәмис Аймәт, Ренат Гәрәев, «Айфара» төркеменнән Алмаз Шәрифуллин, Гайфулла Авзалов, Лилия Хәмитова... Барыгызга да кайнар сәламнәр!» - дип башлады концертны Алсу Абульханова.

Васил Шәйхразыев: «Казанга килеп, үз урыныгызны, тамашачыгызны таба алдыгыз»
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевчыгышын залда утырган тамашачыларны һәм дәрәҗәле кунакларны –Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм аның җәмәгате Луиза Әкрамовнаны сәламләүдән башлады.

«Шушы сәхнәдә басып, сезне олы тамаша белән тәбрик итү –безнең өчен зур бәхет. Җөмһүриятебез алга бара, лаеклы җитәкчеләребез бар. Тарихыбызны үз кулларыбыз белән, алтын хәрефләр белән язабыз. Республикабызга, Россиягә күп еллар хезмәт иткән Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның бу концертка килүе –безнең өчен зур вакыйга һәм лаеклы очрашу. Алдагы көннәрдә дә шулай бергә озак еллар хезмәт итәргә Аллаһ насыйп итсен», - диде ул.
Васил Габтелгаяз улы республиканың бүгенге үсешен һәм җитәкчелекнең мәдәнияткә булган ихтирамын ассызыклады. Чыгышның иң дулкынландыргыч өлеше Алсу Абульханованың тамырларына һәм үткән юлына багышланды. Милли Шура рәисе җырчының Воркутада туып үсүен искә төшерде:

«Алсуыбыз шахтёрлар шәһәре – Воркутада туган. Бу – татар милләте өчен бик лаеклы, тарихи урыннарның берсе. Күп кенә татар гаиләләре үз вакытында Кузбасс, Донбасс, Воркута якларына китеп, үз бәхетләрен тапкан. Алсу туган вакытта Воркутада 117 мең кеше яшәгән булса, бүген анда 55 мең халык калган. Тормышның мәгънәсе бетә башлагач, кеше китә башлый. Ә без үз җөмһүриятебезне төзибез, кешеләр шуны хөрмәт итеп Казанга күчеп килә. Бу бит зур байлык!» - диде ул.
Васил Шәйхразыев Алсу Абульханованың күпкырлы талантына – җырчы, алып баручы, режиссер, сценарист һәм актриса буларак башкарган хезмәтләренә югары бәя бирде.

«Без кайвакыт: «Казанда җырчылар болай да күп, сине анда көтәләрме икән?» – дип уйлыйбыз. Әмма Сез Казанга килеп, үз урыныгызны, тамашачыгызны таба алдыгыз. «Пирамида» залын шыгрым тутырып концерт кую – һәр җырчыга да татый торган бәхет түгел. Артист булу гына аз, Сез үзегезне кинода да, джазда да сынап карарга теләдегез. Гаилә тормышында да Сез бәхетле әни, ике улыгызны матур итеп үстерәсез. Эшкә килгәндә, Сез – чын перфекционист. Шушы тормышыгызны матур итеп алып барып, тамашачылар белән быелгы юбилеегызны зурлап үткәрергә язсын. Казанда да, Ульяновскида да, республика күләмендә дә Сезне кайда көтәләр – шунда барырга кирәк. Без, Бөтендөнья татар конгрессы һәм хөкүмәт исеменнән, сезгә һәрвакыт ярдәм итәрбез», – дип билгеләп үтте ул.
Чыгыш ахырында Алсу Абульхановага татар милләте алдындагы олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының «Халкыбыз алдында күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале тапшырылды. Васил Шәйхразыев халык артистына юбилей елында яңа иҗади үрләр һәм Конгресс исеменнән һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуларын җиткерде.
Чикләрне белмәгән татар моңы
«Бөтендөнья татар конгрессы белән 20 елдан артык хезмәттәшлек итәм. Бөтен дөньяны күрергә, иҗатымны чит илләрдәге татарларга җиткерергә мөмкинлек биргәннәре өчен зур рәхмәтлемен.

Узган җәйне генә Канадада яшәүче татарлар янына барып кайттым. Хәзерге вакытта бу җиңел түгел, хәзерге вазгыять тыныч түгел. Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев янына килеп: «Сабан туе үтә, анда барып җитү өчен кыенлыклар бар», - дигәч, ул бөтен мөмкинлекне табып, мине анда җибәрү ягын карады. Андагы татарлар без җырлаганда елап тыңлады. Бу–иҗатның иң югары бәясе.
Дөнья татарлары дигәндә, без пандемия вакытында бер клип төшердек. Анда дөньяның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез катнашты: Канада, Майами, Чехия, Лондон, Германиядән видеолар җибәрделәр. Бу–мин барып җырлаган, танышкан җирләр.
Шул вакытта Казанга багышланган җыр иҗат итү теләге туды. Күңелемдә көй тугач, аңа сүзләрне якташым, танылган шагыйрь Рәмис Аймәт язды. «Казан» җыры белән без яраткан шәһәребезгә үз бүләгебезне ясыйбыз», - диде Алсу Абульханова.
Марат Гафаров: «Алсу Абульханова – якташларыбыз арасында аерым бер гәүһәр»
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чыгышында Алсу Абульханованың күпкырлы талантын һәм туган ягы белән тыгыз бәйләнешен билгеләп үтте.

«Сезнең репертуар башка башкаручылардан үзенең төрлелеге һәм һәр җырның үзенә күрә шедевр булуы белән аерылып тора. Артистның иҗат юлы җырчы булу белән генә чикләнми: Алсу – «Европа Плюс» һәм «ТНВ» телеканалларында алып баручы булып эшләп, үзенең профессиональлеген берничә телдә исбатлаган шәхес.
Алсу һәр җәйне Чүпрәле районы Мунчәли авылына кайтып, әби-бабасы тәрбиясендә үсте. Иҗатка булган ул матур хисләрне нәкъ менә алар тапшырган дип уйлыйм», –диде район башлыгы.
Марат Гафаров җырчының әнисе Җәүһәрия апага рәхмәт белдереп, аңа күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләде.
Чыгыш барышында районның сәнгать өлкәсендәге башка казанышлары да искә алынды. Район башлыгы Чүпрәле туфрагыннан чыккан күренекле шәхесләрне – Рафаэль Ильясов, Габдулла Рәхимкулов һәм ИлСаф кебек җырчыларны атап үтте. «Районыбыз талантларга бик бай, әмма Алсу Абульханова алар арасында аерым бер гәүһәр, бриллиант булып тора. Без аны яратабыз, аның белән горурланабыз», – дип өстәде ул.
Марат Гафаров Казан белән Чүпрәле арасындагы ара ерак булса да, концертка бик күп якташлар килүне горурлык белән әйтте. Район башлыгы җырчының зур юбилеен Чүпрәле районында башлап җибәрергә чакырды. Тантаналы өлеш ахырында Марат Гафаров җырчыга Рәхмәт хаты тапшырды.
Миләүшә Айтуганова: «Алсу Абульханова – үрнәк гаилә башлыгы һәм халыкара дәрәҗәдәге актриса»
«Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова Алсу Абульханованың иҗади һәм шәхси сыйфатларына югары бәя бирде. Аның фикеренчә, артист үзендә һөнәри осталыкны һәм гаилә җылысын бик оста берләштерә.

«Нинди генә өлкәне алсак та, ул иң беренче чиратта – җырчы. Аның зур диапазонлы үзенчәлекле тавышы бар. Төрле телдә, жанрда җырлар башкара ала.Икенче чиратта, ул – бик җаваплы әни. Мин аны якыннан беләм, чөнки бергәләп берничә тапкыр командировкага барган идек. Ул минут саен гаиләсенә шалтыратып, хәлләрен белешеп торды. Улларың зурлар бит инде дигәч: «Юк, мин шулай өйрәнгән», – ди. Ирен, балаларын контрольдә тота. Ул бик кайгыртучан», – диде ул.
Кино өлкәсендәге эшчәнлегенә тукталып, «Татаркино» җитәкчесе Алсу Абульханованың «Әпипә» музыкаль комедиясендәге ролен һәм аеруча Татарстан белән Казахстан бергә төшергән «Тарлан» фильмындагы хезмәтен югары бәяләде.
«Алсу бу проектта Татарстаннан катнашкан бердәнбер актриса. Төшерү эшләре пандемия вакытында, бик авыр шартларда үтте, бу аның ихтыяр көчен һәм ныклыгын күрсәтте. Анда ул үзен ни дәрәҗәдә көчле хатын-кыз икәнен күрсәтте. Казахстан җәмәгатьчелеге һәм кино белгечләре Алсуның уенына таң калды һәм аны үз итте.
Беләсезме... Татарларга ул – татар. Без аның белән Бакуга – Азәрбайҗанга барган идек. Азәрбайҗаннар аны азәрбайҗан дип, яһүдләр – яһүд дип уйлады. Ул үзенә бик күп матур сыйфатларга ия булган матур кеше. «Кешедә һәрнәрсә гүзәл булырга тиеш: күңеле дә, уйлары да», - диләр.
Алсуга юбилей елында уңышлар телим. Аның малаен кинода күбрәк төшерергә насыйп булсын. Театрда гына түгел, кинода да, чөнки кино кешене таныта. Ә кечкенә малаена – үз юлын табуны телим. Бик матур гаилә. Минем өчен алар үрнәк гаилә булып кала», - диде Миләүшә Айтуганова.

Рәмис Аймәт: «Алсу Абульханова белән иҗади хезмәттәшлек итү – җан рәхәте»
Танылган шагыйрь, бик күп популяр җырлар авторы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәмис Аймәт Алсу Абульханова белән иҗади хезмәттәшлек итүнең җан рәхәте булуы хакында сөйләде. Ул аның башка татар җырчыларыннан үзенең зәвыгы, интеллекты белән нык аерылып торган сәнгатькяр булуын ассызыклады.

«Якташлык хисләре дә бәйләгәнгәме, иҗатташ дуслар да булгангамы, Алсу Абульханова минем өчен кадерле кешеләрнең берсе. Чөнки аның әнисе белән без - авылдашлар. Алсу җәйге каникулларын Чүпрәле районының Мунчәли авылында үткәрергә ярата иде. Еш кына үзе белән аккордеонын да алып кайтырга онытмый иде. Дини, иманлы гаиләдә туып-үскәнгәме, Алсу һәрвакытта да үзенең кешелекле сыйфатлары белән дә аерылып тора. Ул талантлы җырчы да, ышанычлы дус та.
Җырчыны җырчы иткән иң төп сыйфатлар нәрсәдән гыйбарәт? Ул – берәүгә дә охшамаган үз тавыш тембрың, үз сәхнә стилең булу. Боларның барысын да Алсуга Ходай Тәгалә мулдан биргән. Һәм ул әлеге сыйфатларын елдан-ел үстереп, камилләштереп килә. Ул һәрвакыт эзләнүдә. Ул һәрвакыт яңалыкка омтыла. Европа һәм Россия эстрада йолдызларыннан өйрәнә.
Алсу Абульханованың быелгы концерты – ул бүгенге татар эстрадасының бер күрсәткече, дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Программа шуның кадәр уйлап, тирән зәвык белән әзерләнгән. Җырчы сәхнәдә үзен иркен тота. Дөресрәге, ул җырларында яши. Шул ук вакытта халыкчан булуы белән дә аерылып тора. Алсу сәхнәдә җырчы гына түгел, ә җырчы-актриса. Концерт бер сулышта үтте. Тамашачыларның концерт тәмамлангач та, аягүрә басып, озак итеп алкышлавы моның дәлиле», – диде Рәмис Аймәт.

«Мин – перфекционист»
«Элек җырлар яза идем, әмма нигәдер аларны җырларга оялдым. Мине һәрвакыт перфекционист дип әйтә иделәр. «Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш: син җырчы икән –җырла», –дип үземне тыя идем. Әмма вакыт узды, күңелдә моңнар туа барды…

Пандемия вакытында өйдә утырганда: «Тагын нәрсә эшләргә икән? Нишләп мин үз җырларымны дөньяга чыгармыйм?» – дип уйлап куйдым да, берничә җыр яздым. «Сәлам-сәлам», «Казан», «Түзеп булмый яратуга» дигән яңа җырларым нәкъ шушы вакытта иҗат ителде», - диде ул. Шулай итеп, бу кичәдә тамашачы Алсу Абульханованы көйләр авторы буларак та ачты.
«Алсу татар телен белми, татарча моңы юк, дип әйтә иделәр»
«Күпләр: «Алсу татар телен белми, татарча моңы юк», – дип әйтә иде. Яшермим, башта татарча бик начар сөйләшә идем. 1996 елда Казанга килгәч, сөйләм телем начар булганга аралашырга оялдым. Ләкин татарча җырлыйсым, сөйләшәсем килү теләге көчле булды.
Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры белән.
Мин Воркутада туып үстем. Анда татарлар аз, телевидение-радиода татарча тапшырулар юк иде. Авылга әби-бабайларга кайткач кына татар телен ишетеп, иҗат белән танышып, шулай аз-азлап өйрәнеп китә идем. Казанга килгәч, башта радиоларга да чакырмадылар: «Дөрес сөйләшми, җырламый», – дип әйтүчеләр күп булды. Бу мине кимсетсә дә, туктатмады – татар телен өйрәнергә сүз бирдем. Телемне шомарту өчен театр артистлары белән аралаштым, бөтен көчемне куйдым.
«Халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: беркайчан да кешегә «татарча белмисең» дип кимсетеп әйтмәгез. Авылда татарча сөйләшеп үскән кешегә аралашу җиңел ул. Ә чит төбәкләрдә туып, татар мохитеннән ерак булса да, милләтен яраткан кешеләрне аңларга тырышыгыз. Бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк булыйк.
Мин сәхнәдә татарча шулай зурлап җырлармын дип уйламаган идем, ләкин бу минем хыялым иде. Шулай да, дөньябыз зур, белем алырга, телләр белергә кирәк. Шунлыктан рус, француз һәм инглиз телләрендә дә җырлыйм», - дип, Алсу Абульханова төрле кыеныклар аша максатына ирешүен үзенең үрнәгендә сөйләде. Ул концерт директоры Илнур Әүхәтшин белән тамашачыларга итальян телендәге җырны тәкъдим итте.

- Алсу Әмирҗан кызы Абульханова – татар эстрадасы җырчысы, Татарстанның халык артисты. 1976 елда Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульяновск мәктәбендә укыта. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый. Соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый, югары музыкаль белем ала. 2000 елдан 20 ел дәвамында Казан шәһәре филармониясендә эшләп ала, татар эстрадасын актив пропагандалап, артистлар белән гастрольләрдә күп йөри. Халыкара һәм Россия күләмендәге конкурс, фестивальләр лауреаты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз