Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алсу Абульханова: Татар эстрадасында бөтен жанрлар да булырга тиеш
Иҗатны чикләргә ярамый, дигән фикердә җырчы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова фикеренчә, татар эстрадасында барлык жанрлар да булырга тиеш.
«Тамашачыны чикләргә ярамый. Музыка, иҗат бик иркен булырга тиеш. Кабул итәләрме, юкмы – монысы икенче мәсьәлә. Халык үзенә кирәклесен үзе сайлый ул. Классика, әлбәттә, булсын, рок та, татарча джаз да, фольклор, - бөтен жанрлар булсын. Шул вакытта гына үсеш була. «Ярамый, кирәкми», дип кысып торсаң, үсеш булмый. Кирәкмәгән әйбер үзе төшеп кала ул», - диде Алсу Абульханова «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында.
Артист татарча җырлаучы яшьләрнең күп булуын әйтте. «Талантлы җырчылар бик күп. Яшьләр бик талантлы. Бөтенесен күзәтеп барам», - диде Алсу Абульханова.
Гадәттә, мәгълүмат чаралары җырчының фамилиясен «Әбелханова» дип яза. Артист сүзләренчә, болай язу дөреслеккә туры килми. Җырчы әйтүенчә, аның чын фамилиясе – Абульханова. «Документлар, бөтен архивлар буенча әти-бабайларым Абульханов», – диде җырчы үзе.
- Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын сылтама аша кереп карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз