news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алсу Абульханова: Кешенең хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк

Әле күптән түгел Казанда «Яңа дулкын» җыр фестивале тәмамланды. Беренче тапкыр Татарстан сәхнәсендә узган бу фестивальдә татар җырчылары катнашмады. Татарстанның халык артисты Алсу Абульханова моңа карата үз фикерләрен белдерде.

Алсу Абульханова: Кешенең хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк
Фото: «Татар-информ»

«Мин үзем беркайчан да кешенең эшен тәнкыйтьләргә яратмыйм. Әгәр дә кемгәдер бу фестиваль ошамаган икән, тулысынча татар җырчылары белән генә нәкъ шундый дәрәҗәдәге фестиваль ясасыннар. «Үзгәреш җиле»н үткәрә башладылар бит, нигә әле аны федераль масштабка чыгармаска, мәсәлән. Бик акчалы, дәрәҗәле фестиваль.

«Яңа дулкын» – төрле шәһәрләрдә уза торган, бөтенләй башка форматтагы бәйге. «Әлеге фестиваль узган шәһәр җырчыларын сәхнәгә чыгарырга кирәк» дигән кагыйдә юк.

Бу бәйгенең масшстабларын киңәйтү өчен хедлайнерлар чакырыла. Валерий Леонтьев, Дима Билан, Алсу кебек танылган артистлар. Алар дәрәҗәсенә җитәргә дә кирәк бит әле. Шул ук вакытта, анда татарлар җырламады, дип тә әйтеп булмый. Алсу, мәсәлән, татар кызы. Алексей Воробьевның хатыны Аида Гарифуллина – шулай ук татар милләтеннән.

Бу фестивальне оештыручылар барысын да үзләренчә күрә. Аларның үз концепцияләре, үз форматы. Бу – бәйге. Анда төрле илләрдән килгән җырчылар катнашты. Әгәр дә татар җырчыларын да күрергә теләсәк, безнең республикадан да гаризалар бирергә кирәк булгандыр. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән тамашачылар җыйды. Аның дәрәҗәсе бар. Ә бездә бөтен нәрсәдән тәнкыйть эзләргә яраталар. «Зөләйха күзләрен ача» фильмыннан соң да бит актрисаны бетереп ташлаганнар иде. Бу – сәнгать. Аңа күпме көч куелган. Кешенең хезмәтенә һәрвакыт хөрмәт белән карарга кирәк. Кешеләр тырыша, эшли, ә безнекеләр тәнкыйтьли. Шушы фестивальне оештыру өчен Казанны сайлап алганнар, шәһәребез күпме туристлар кабул иткән. Бу бит инде – үзе зур плюс. Нигә монда негатив эзләргә?

Һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк. Кемнеңдер катнашасы килгән икән, барып, гариза бирергә, бәйгенең барлык этапларын узарга, Мәскәүгә барып, җыр яздырырга кирәк иде. Ә сез беләсезме, андагы яңгырашның нинди дәрәҗәдә булуын? Артистлар җырлаган аппаратураның сыйфатына исем китеп утырдым. Бездә андый аппаратура юк. Анда һәр сулыш алган, пышылдаган тавышка кадәр ишетелеп тора. Андый сыйфатлы җырларны тыңлавы да шундый рәхәт.

Безгә тәнкыйтьләмәскә, ә алардан калышмаска тырышырга кирәк. Үзебездән башларга һәм үз өстебездә эшләргә», – ди ул.

Җырчыларның «Яңа дулкын» фестиваленә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot