Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Алнас» үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарыр дип ышанам - Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Президенты бу фикерне предприятие эшчәнлеге белән танышканда әйтте
(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәттәге «Алнас» заводын модернизацияләү, акционерлар, республика һәм федераль үзәк җитәкчелеге ярдәме белән предприятиенең мәгариф программаларын үстерү предприятиегә үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәчәк. Бүген мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алнас»та булганда әйтте. Аны ЧТПЗ төркеме акционеры Александр Федоров озата йөрде.
«Алнас» ААҖ – нефть чыгару өчен насосларның тулы комплектлы җайланмаларын җитештерү буенча Россиядәге иң эре предприятиеләрнең берсе. 2008 елда «Алнас» ЧТПЗ нефть сервисы дивизионы төркеме составына кергән.
Бүген предприятиедә булган вакытта республика Президенты «Татарстан киләчәге колледжы» белем бирү үзәге эше белән танышты. Монда Әлмәт һөнәр колледжы студентлары пневмо- һәм гидроавтоматика буенча уку комплексларында белем алалар. 2015 елда «Алнас»та мехатроника, электроника һәм электротехника буенча комплекслар, ЧПУ белән станоклар, шулай ук машина төзелеше, электромонтаж һәм материаллар буенча технологияләрнең практик дәресләре өчен җайланмалар куелачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Федоров Татарстан Республикасы белән «Чиләбе торбалар прокаты заводы» ААҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салдылар.
Шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан министр Энгель Фәттахов һәм «Римера» компанияләр төркеме ягыннан ЧТПЗ төркеме һәм «Римера» ДК генераль директоры Виталий Садыйков кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында өстәмә килешүгә дә кул куйдылар.
Журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан киләчәге колледжы»н хакимият белән бизнес хезмәттәшлегенең яхшы мисалы буларак атады.
Александр Федоров үз чиратында билгеләп үткәнчә, машина төзелеше тармагы санкцияләр шартларында яңа этәргеч алачак һәм моннан файдаланырга кирәк.
Предприятие буйлап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов шулай ук производствоны модернизацияләү объектларында булды: "Laempe" немец кою комплексында һәм ЧПУ белән Mori Seiki Япония компаниясенең эшкәртү үзәге участогында.
Әлмәт предприятиесенә инвестицияләрнең гомуми күләме 2,5 млрд сумнан артып китә. Модернизацияне 2016 елда төгәлләргә җыеналар.
Сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов 250 меңенче насос чыгаруга багышланган тантанада һәм «Алнас» хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшыруда катнашты. Чара 250 меңенче насосны кулланучыга җибәрү тантанасы белән тәмамланды: мөхтәрәм кунаклар, юбилей насосы сыйфатын раслап, имзаларын куйдылар, бу насос «Татнефть»кә җибәреләчәк.
«Бер яктан, без гадәти вәзгыятьтә түгел, икенче яктан – безнең машина төзүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - «Алнас» үзенең элеккеге позицияләрен кире кайтарыр дип ышанам. Без акционерларның моның өчен тырышканын күрәбез, һәм үз ягыбыздан да кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз