Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Алнас” ААҖ машина төзүче яшьләр өчен “Яңа эш + яңа фатир” торак программасын гамәлгә ашыра
Белгечләр конкурс нигезендә кабул ителә, өстенлектә – Татарстан предприятиеләрендә эшләүчеләр
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанның Әлмәт каласындагы “Алнас” ААҖ эшчәнлеге җитештерү һәм социаль өлкәләрне модернизацияләүгә йөз тотып оештырылган. Продукция сату базарында һәм товар җитештерү чыгымнарын, ягъни үзкыйммәтен киметүдә лидерлыкка ирешү, фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләрне ерак киләчәкне дә күзаллап эшләүгә юнәлтү, җиһазлар һәм запас частьләр җибәрү сыйфатын үстерү белән бергә үзенең сервис челтәрен җәелдерү - төп максатлар әнә шундый.
“Римера” компанияләр төркеме кергән “Алнас” ААҖнең модернизацияләү проекты былтыр гамәлгә ашырыла башлап, ул 4 елга исәпләнгән һәм шуңа 1,2 млрд. сум акча каралган. Нәтиҗәдә, шушы төркемнең Чиләбе торбалар прокатлау заводы корпоратив стандартлары буенча модернизацияләнеп, нефть суырту компанияләре өчен үзәктән кудыргыч электр насослары батырылма установкалары (УЭЦН) эшләп чыгара торган “Алнас” акционерлык җәмгыяте 2015 елга кадәр җитештерү җиһазларын алыштыра (быел кою һәм стержень җиһазлары, автомат цех җиһазларының беренче һәм икенче партияләре гамәлгә кертелә, төп корпус үзгәртеп корыла), логистикасын һәм бизнес-процессларын үзгәртә, җитештерү культурасын күтәрә, персоналын укыта (монысына былтыр 2 млн. сум бүлеп бирелгән, быел – 35 процентка күбрәк) һәм алар өчен торак программасын гамәлгә ашыра, хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренә сәламәт тормыш рәвеше алып барсын өчен шартлар булдыра, корпоратив һәм шәхси хәйриячелекне “кавыштыра”, предприятиенең иҗтимагый советлары һәм җәмгыятьләренә сизелерлек ярдәм күрсәтүгә аеруча игътибар бирә.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Римера” ЯАҖ генераль директоры Ольга Наумова шулар хакында сөйләп, аның якын киләчәген шәрехләде. Ләкин, “Алнас” ААҖнең персонал белән идарә итү җитәкчесе Ольга Андрейко сүзләренчә, бүген хезмәткәрләрнең 25 процентын 60 яшен узган өлкәннәр тәшкил итә. Мондый вазгыятьтә яшь кадрларны предприятиегә тарту юлы, беренче чиратта, – торак проблемасын чишү. Шуның өчен 400 млн. сумга төшкән инвестицион проект буенча узган җәйдә Әлмәттә 1әр һәм 2шәр, тагын берничә 3әр бүлмәле 202 фатирга исәпләнгән 9ар катлы 2 торак йорт салына башлап, инде берсенең 5 нче каты төзелгән, икенчесенең 1 нче каты төзелә. Быел октябрьда кулланылышка тапшырганда фатирларда мебель, көнкүреш техникасы куелган булачак, чөнки ул – корпоратив торак, һәм Татарстандагысы “Римера” компаниясе өчен “беренче карлыгач” санала. Җир астында машина кую урыны, балаларга уйнау мәйданчыгы, кибет, спорт залы һ.б. – болар барысы да “Перспектива” торак комплекс инфраструктурасына кертелгән. Корпоратив торак исә 5 елга бирелә, аны 7 елга кадәр озайту мөмкинлеге бар, аннары хезмәткәр ипотека ярдәмендә фатир алу ягын карый, һәм “Имера” белән “Алнас” эчке ипотека программасы проекты әзерләп, 2013-14 елларга аны гамәлгә ашыра башлау яклы.
Әлмәттәге компаниядә эшләргә теләгән 35 яшькәчә булган 80 белгеч сайлап алуга кичә конкурс игълан ителгән. Ягъни 80 эш урыны һәм яңа йорттан 80 фатир смена мастерлары, программалы идарә ителә торган машина төзелеше станокчылары, шулай ук токарь, фрезеровщик, бораулаучы һ.б. белгечлекләр буенча 4 нче разрядтан да ким булмаган оста куллар һәм акыллы башларны көтә. Конкурс 29 февральга кадәр уздырыла һәм 4 этаптан тора: резюме-анкета, персонал бүлеге башлыгы белән әңгәмә, һөнәр буенча тест язу формасында теоретик белемне күрсәтү, аннары практик этап - хезмәт урынында эшләп карау. Аларны уңышлы узганнар белән “Җәлеп ителгән белгеч” программасы буенча вакыт ягыннан чикләнмәгән килешү төзелә. “Алнас” ААҖндә эшләүчеләрдән 39 яшькә кадәргеләр өчен исә торак шартларын яхшырту программасы да гамәлдә: 61 фатир яңа төзелә торган йорттан конкурс нигезендә аларга октябрь аенда биреләчәк.
“Алнас”та уртача хезмәт хакы - 18,5 мең сум, быел аны 23 меңгә җиткерү планлаштырылган, төп эшче белгечлекләр буенча хезмәт куючылар 40 мең сумга кадәр ала, мастерлар – 25 мең сум тирәсе; төнлә эшкә вахта машинасы йөртә, чираттагы ялга чыкканда матди ярдәм күрсәтелә һ.б. – боларына быел 19 млн. сум сарыф итү күздә тотыла. Предприятиенең шәһәрдә шефлыкка алган балалар бакчасы бар, димәк, бала урнаштыру мәсьәләсе хәл итәрлек. “Гомумән, конкурста катнашуга өстенлек Татарстан предприятиеләрендә эшләүчеләр ягында булачак, төпле яшь кешеләр бик кирәк. Алга таба кадрлар әзерләү мәсьәләсен Первоуральск каласында яңа ачылган “Киләчәк колледжы”нда быелдан кимендә 15 кешене җибәреп укыту юлы белән хәл итү ниятләнә, алар иң югары квалификацияле белгеч булып җитешәчәк”, - ди генераль директор О.Наумова һәм яшьләрне конкурста катнашырга чакыра.
Әлмәттәге "Алнас" ААҖндә эш урыны һәм фатирлы булырга теләүчеләр конкурс мәсьәләләрендә rabota@alnas.ru электрон адресы, (8553) 39-32-09 телефоны буенча элемтәгә керә ала. Бүгенгә инде 8 заявка алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз