news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альмира Таһирҗанованың китабы Петербург турындагы иң яхшы басмалар исемлегенә кергән

«Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» китабында юкка чыккан мөселман топонимнары турында да мәгълүмат бар.

Альмира Таһирҗанованың китабы Петербург турындагы иң яхшы басмалар исемлегенә кергән
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Петербург турындагы иң яхшы биш китап арасына Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» белешмәлеге кергән. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матубгат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургның Милләтләр йортында туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» дигән китабына сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары турында да мәгълүмат туплаган, дип язган идек.

Автор күп еллар дәвамында Петербург татарлары һәм шәһәрнең мөселман җәмгыяте тарихын өйрәнә. Быел ул беренче тапкыр юл күрсәкеч форматында китап чыгарып, анда көнчыгыштан Петербургка килүчеләр һәм Петербургта көнчыгышны өйрәнү турында хикәя тәкъдим итте.

«Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» юл күрсәткече күпмилләтле Петербургның үткәне һәм хәзергесе турында фәнни-популяр китап. Анда татар-мөселманнар җәмгыяте тарихы турында очерк һәм елгалар, каналлар буенча җәяүлеләр өчен ун маршрут күрсәтелгән.

Санкт-Петербургта «Петербург турында яңа китаплар» фестивале узды. Быел Маяковский исемендәге китапханә традицион китап ярминкәсеннән тыш, авторлар һәм нәширләр белән очрашулар программасын оештырды. Алар онлайн һәм офлайн форматта булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100