news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашевны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр

Альмир Абашевны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр
Фото: minzdrav.tatarstan.ru \

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында рәсми рәвештә яңа җитәкчене - Альмир Абашевны тәкъдим иттеләр.

Республика Премьер-министры Алексей Песошин, Абашевны министрлык коллективына тәкъдим итеп, яңа министр алдында ведомствоның агымдагы ихтыяҗлары һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләре белән билгеләнгән мөһим бурычлар торуын искәртте.

Бүген медицина династиясе вәкиле, Татарстанның атказанган табибы һәм тәҗрибәле идарәче Альмир Абашевның ТР сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнүе мәгълүм булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot