news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев: Чаллыда коронавируска бәйле вазгыять җайга салына башлады

Шәһәрдә яшәүчеләрнең планлы стационар ярдәмне дәвалау учреждениесендә алу мөмкинлеге бар.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе гадәти эш режимына кире кайта һәм вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале булудан туктый. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе үзенең планлы профиль эшчәнлегенә күчә, бу шәһәр халкына планлы стационар ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Абашев.

Ул Чаллыда коронавируска бәйле вазгыятьнең катлаулы булуын искәртте. «Автокалада вазгыятьнең киеренке булуын барыбыз да беләбез, һәм хастаханәнең планлы эш режимына күчүе – вазгыять яхшы якка үзгәрүнең беренче билгесе, без моны үз гамәлләребез белән раслыйбыз», - диде министрның беренче урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot