Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альмир Абашев: Хәрби конфликтлар вакытында хирург һөнәре аеруча зур әһәмияткә ия
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Тыныч вакытта һәм сугыш чорында кичектергесез хирургия» II хирурглар конгрессы ачылды. Россиянең төрле төбәкләреннән хирурглар җыелып, ике көн дәвамында проблемалар турында фикер алышачак, тәҗрибә, төрле алымнар, инновацияләре белән уртаклашачак.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Татарстан хирургиясе тотрыклы үсеш юлында булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, пациентка мөмкин кадәр аз кисем аша операция ясау, тиз арада савыктырып аякка бастыру буенча заманча технологияләр Татарстан медицинасы көнкүрешенә актив керә.
Ул махсус хәрби операция вакытында хирург роле тагын да артуын билгеләп узды. «Хәрби конфликтлар вакытында хирург һөнәре аеруча зур әһәмияткә ия. Ул гына гомерне коткарып, яралы кешегә ярдәм итә ала. Татарстан беренчеләрдән булып хәрби коллегаларга ярдәм йөзеннән граждан госпитальләрен дә шушы эшкә катнаштыруга кушылды. Меңләгән хәрби хезмәткәр безнең белгечләр кулыннан ярдәм алды», – диде министр.
Альмир Абашев Саклану министрлыгының хәрби-медицина бүлекчәләреннән коллегаларының ярдәмен дә әйтеп үтте. «Без Россия хирургия җәмәгатьчелегенә безнең өстән шефлык алганнары өчен рәхмәтле. Алар сугыш җәрәхәтләре белән эшләргә өйрәттеләр. Саклану министрлыгы экспертлары бәяләмесе буенча безнең табиблар бүген искиткеч эшли. Безнең табиблар алга таба да тәҗрибә алмашыр дип ышанабыз. Бу тотрыклы традиция булыр дип көтәбез. Бәлки, киләчәктә халыкара вәкилләр катнашында да булыр. Татарстан башкаласы оештыручылар һәм катнашучылар өчен дә уңайлы мәйданчык булыр дип ышанабыз», – диде ул.
Альмир Абашев конгрессның әһәмиятен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та аңлап, аны уздыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.
Министр хирург эше һәрвакыт ил халкы тарафыннан да югары бәяләнүен әйтте. Күренекле хирург исемнәре белән вузлар, зур шәһәр урамнары аталганын, һава һәм су лайнерлары бортларында аларның исемнәре язылганын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз