Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Альмир Абашев: Татарстандагы медицина җиһазларының 80 проценты Россиядә эшләнгән
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге Казан ИТ-паркында «Новамед-2026 – медицина эшләнмәләре әйләнеше» VI бөтенроссия форумы узды.
Чара беренче мәртәбә Татарстан башкаласында оештырыла. Элегрәк ул Мәскәүдә үткәрелә торган булган. Форум программасы медицина эшләнмәләре белән эш итү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин әлеге чараның Татарстан һәм тулаем Россия сәламәтлек саклау системасы өчен әһәмиятен билгеләп үтте.
«Форум нәтиҗәсендә регуляторлар, җитештерүчеләр, медицина җәмәгатьчелеге һәм фәнни үзәкләр арасында конструктив диалог өчен шартлар тудырыла. Татарстан Республикасы фармацевтика сәнәгатен эзлекле рәвештә үстереп килә. Без технологик эшләнмәләр җитештерүне киңәйтү, инновацион карарлар кертү һәм экспорт потенциалын ныгыту белән кызыксынабыз», – дип билгеләп үтте Алексей Песошин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр экспонатка карата зур кызыксыну булуын әйтте. Ул Татарстан хастаханәләрендәге җиһазларның 80 проценты үзебездә җитештерелгән эшләнмәләр булуын ассызыклады.
«Алар барысы да безнең илдә җитештерелүе белән игътибарга лаек. Безнең ил медицина тармагында импортны тулысынча алмаштыруга зур темплар белән бара. Татарстан хастаханәләре сатып ала торган медицина техникасының 80 проценты Россия Федерациясендә җитештерелгән», – дип билгеләп үтте министр.
Альмир Абашев бүген медицина практикасында кулланыла торган барлык төр җиһазлар буенча ил сәнәгатендә аерым базар формалаштырырга омтылыш булуын әйтте. Татарстанда 70 оешма ультратавыш техникасы, егәрлек җиһазлары һәм башка бик күп медицина кораллары, җайланмалары җитештерә.
«Бүген без медицина сәнәгате буенча аерым кафедра барлыкка киләчәк Казан дәүләт медицина университетына зур өметләр баглыйбыз. Аның базасында студентлар һәм фәнни дөнья үзләренең интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләрен медицина практикасында гамәлгә ашырачак», – диде Альмир Абашев.
Форумда катнашучылар экран аша РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашконың да сәламләү сүзләрен ишетте. «Гражданнарны сыйфатлы, нәтиҗәле һәм куркынычсыз медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора», - диде Михаил Мурашко.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ул 2025 елда Россиядә 3,5 мең медицина эшләнмәсе теркәлгәнен әйтте. Росздравнадзор һәм аның территориаль органнары 380дән артык тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча 1,9 млн теркәлмәгән, фальсификацияләнгән медицина эшләнмәсе ачыкланган. Законсыз әйләнешкә каршы торуның нәтиҗәле механизмнарының берсе – медицина эшләнмәләрен маркировкалау системасын кертү. Бүген медицина эшләнмәләренең 13 төре мәҗбүри маркировкага каралган, тагын 13е экспериментта катнаша.
Бүген Татарстан компанияләре дә үз продукциясен күрсәтте. Күргәзмәдә аяк протезларын, хирургия җепләрен һәм төрле фармацевтик препаратларны күрергә мөмкин иде. Иң кызыклылары арасында спрей рәвешендәге водород перекисен билгеләп үтәргә була. Татарстан стендында катнашучылар әйтүенчә, бүген борчылганда, хафалы вакытта ярдәм итә, тынычландыра торган даруларга ихтыяҗ аеруча зур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз