news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмир Абашев Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булды

Әлмир Абашев Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы булды
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әлмир Абашев билгеләнде. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.

Әлмир Абашев 1975 елның 6 декабрендә Казанда туган. «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын, аннары Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын, неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасын тәмамлаган.

Республика вертеброневрология үзәгенең неврология бүлеге мөдире булган. Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары булып хезмәт иткән. Ел ярым дәвамында «Обсерватория» республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазифасын башкарган. 2003 елдан 2016 елга кадәр 2нче номерлы республика клиник хастаханәсенең баш табибы булган. Аннары өч ел дәвамында Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкләгән.

2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкарган.

Исегезгә төшерик, агымдагы елның 6 июнендә 2023 елдан бирле ТР сәламәтлек саклау министры вазифасын башкарган Марсель Миңнуллин вазифасыннан китте. Бу хакта указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

news_right_1
news_right_2
news_bot