news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев: Проблемалы районнарда табибларның хезмәт хакын яңадан карарга тәкъдим итәм

Татарстан Республикасында дәүләт статистикасының оператив мәгълүматлары буенча 15 меңнән артык табиб эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылышының унҗиденче утырышында республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев белдерде.

«Моннан тыш, республикада 38 мең урта медицина хезмәткәре эшли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: муниципаль берәмлекләр арасында табиблар белән тәэмин ителеш тигез түгел», – дип сөйләде ул.

Абашев сүзләренчә, иң депрессив территорияләр булып халкы 50 меңнән 500 меңгә кадәр булган шәһәр берәмлекләре тора. Әлеге шәһәрләрдә «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары гамәлгә ашырылмаган, алар беренчел звеноны модернизацияләү программасына эләкмәгән, ә махсус социаль түләүләр дәрәҗәсе авыл җирлегенә караганда шактый түбәнрәк.

«Мондый шәһәрләргә Лениногорск, Чистай, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама һәм башкалар керә. Шуның белән бергә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча кадрлар хәрәкәте балансы уңай күрсәткечкә иреште — тармакка 239 табиб килде», — дип өстәде Абашев.

Татарстанда федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге социаль ярдәм чаралары гамәлдә.
«Без, беренчедән, проблемалы районнарда хезмәт хакы буенча юл карталарын яңадан карарга, икенчедән, яңа җәлеп ителгән белгечләр өчен торак базары үсеше буенча муниципаль план төзергә, өченчедән, яшь белгечләрне саклап калу максатыннан әлеге районнардагы стационарларны һәм поликлиникаларны технологик яктан өстәмә җиһазлауны тәкъдим итәбез», — дип йомгаклады сәламәтлек саклау министры.

news_right_1
news_right_2
news_bot