news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән очрашты

Альмир Абашев сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән очрашты
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев, Бөек Җиңү көне – 9 Май бәйрәме якынлашу уңаеннан, Казан медицина көллиятендә сәламәтлек саклау тармагы ветераннары белән очрашты. «Бу көннәрдә сугыш чорында хәрби бәрелешләрдә генә түгел, тылда, госпитальләрдә, медсанбатларда алдынгы сафта булганнарны да ихтирам белән искә алалар», – диде ул.

«Ата-бабаларыбыз авыр көрәштә Җиңү яулады. Бүген тармак ветераннары белән очрашу – сугыштан соңгы елларны искә алу өчен бик яхшы сәбәп. Күпләр сугыштан соңгы елларда туган һәм нәкъ менә сугыштан соң медицина хезмәткәрләре буларак һөнәри үсешкә ирешкән», – диде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альмир Абашев көллият залы сәхнәсеннән барлык ветераннарны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, озын гомер, исәнлек-саулык теләде. «Йөзләгән мең татарстанлы сугышка киткән, меңләгән табиб, дистәләгән мең урта медицина персоналы хәрби госпитальләрдә эшләгән. 400 меңнән артык хәрби хезмәткәр ТАССР территориясендә медицина оешмаларында дәваланган. Аларның күбесе кабат сафка кайткан. Бу – совет халкының зур каһарманлыгын күрсәтә торган бәйрәм. Бу хәтернең барлык буыннарда саклануын телибез», – диде ул.

Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Министр бүген дә илнең бәйсезлек өчен көрәшүен дәвам итүен билгеләп узды. «Татарстанның медицина тармагы хезмәткәрләре Донбасс халкына ярдәм йөзеннән үткәрелгән акция нәтиҗәсендә 12 миллион сумга якын акча җыйды», – диде ул.

Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Россия һәм Татарстанның атказанган табибы Дамирә Галиева, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов һәм дистә еллар гомерен медицинага багышлаган башка табиблар бар иде. Баш ревматолог, Казанның 7нче хастаханәсендә ревматология бүлеге мөдире Равия Мухинага «Сәламәтлек саклау тармагының мактаулы ветераны» медале тапшырылды.

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов май аенда бөек бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелу – күркәм гадәт булуын искәртте. «Бу җиңү булмаса, тотынып торырлык кыйммәтләр дә булмас иде. Бу – барлык чорларга безнең ышанычлы терәк. Ветераннар, сугыш чоры балалары алдында баш иябез, бөтен депутатлар исеменнән котлауларыбызны җиткерәбез», – диде Алексей Созинов. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 9 Май уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде. Анда «бу бәйрәм халыкның каһарманлыгын, кыюлыгын, бердәмлеген, какшамас рухын гәүдәләндерә» дигән юллар бар.

Чыңгыз Мәхмүтов 18 ел табиблар арасында эшләвен искәртте. «Мин шушы еллар дәвамында тармак ветераннарына ихтирамлы караш тоям», – диде. Ул тәҗрибәне яшь буынга тапшыру, дәвамчанлыкның әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Хәрби операциянең дә безнең җиңү белән тәмамланачагына ышанырга кирәклеген искәртте. «Бөек Ватан сугышы елларында да әби-бабаларыбыз җиңүгә өметләнгән», – дип белдерде.

Фото: © ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

Очрашуда катнашучыларны көллият директоры Алексей Шулаев та котлады.

Кичәне алып баручылар 2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елы булуын искәртте. «Бу бәйрәм төрле милләт кешеләрен берләштерә. Бары тик бердәм булып кына ил Җиңү яулаган», – диде алар.

Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot