news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә эшләүче табибларны бүләкләгән

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков республика шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барган. Татарстан Рәисе һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән биредә инфраструктураны торгызу буена башкарыла торган киңкүләм эшләр арасында медицина юнәлешендәгеләре дә бар.

«Безнең төп бурыч – шефлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен үтемле һәм сыйфатлы медицина ярдәмен оештыру», – дип билгеләп узды министр.

Альмир Абашев Луганск Халык Республикасында эшләүче табибларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасы үсешенә керткән өлеше өчен түбәндәгеләр бүләкләнгән:

Айрат Ахунҗанов һәм Рамил Зәйнуллин – Республика клиник хастаханәсе хирурглары;

Андрей Турунтаев – РКБ табиб-эндокринологы;

Максим Кретов – М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсенең анестезиолог-реаниматологы;

Юрий Дзукаев – Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең УЗИ табибы;

Эльмира Номина – Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры;

Марсель Сахаухов – Казанның К.Ш.Зыятдинов исемендәге 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең травматолог-ортопеды.

news_right_1
news_right_2
news_bot