news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альмир Абашев: Балалар өчен түләүле медицина хезмәтләре акрынлап бетәргә тиеш

Альмир Абашев: Балалар өчен түләүле медицина хезмәтләре акрынлап бетәргә тиеш
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар табибларын түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүдән читләшә барырга өндәде. Республика балалар клиник хастаханәсенең медицина советы утырышында ясаган чыгышында ул шулай дип белдерде.

«Хәзерге демографик вазгыятьтә ата-аналар медицина ярдәме үтемле булуын тоярга тиеш. Балаларга түләүле медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре акрынлап көн үзәгеннән, безнең эш өлкәсеннән китәргә тиеш. Чынлыкта без күрәбез: ата-аналар гаиләне ишәйтергә телгәндә, укыту, медицина ярдәмен күздә тотып, бала табу күпмегә төшәчәген уйлый», – диде министр.

Ул шул рәвешле ата-аналарның бала үстерү чыгымнары аз булмавын аңлавына ишарәләде. «Әйе, бюджет, нормативлар да бар, ләкин барыбер балалар – гаиләнең кыйммәте, бала һәр ата-ана өчен кадерле. Ата-аналар моны сизәргә тиеш», – дип белдерде ул.

Альмир Абашев Республика балалар клиник хастаханәсе иганәчеләренә балаларны дәвалауда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. «Сез зур эш башкарасыз», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot