news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт театры кабат Будапештта узган фестивальдә чыгыш ясады

Әлмәт театры кабат Будапештта узган фестивальдә чыгыш ясады
Фото: almetteatr.ru

Әлмәт татар дәүләт драма театры Будапештта узган MITEM халыкара театр фестивалендә Россияне кабат тәкъдим итте, дип хәбәр иттеләр театрда. Театр әлеге фестивальдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә 9 майда катнашты.

Хәбәр ителгәнчә, фестиваль программасы кысаларында коллектив тулы залларда ике тапкыр «Өзелгән көй» спектаклен күрсәткән. Кичке спектакльдән соң тамашачылар белән очрашу узган – алар хис-кичерешләре белән уртаклашкан, артистларга һәм режиссерлар төркеменә сораулар биргән.

Мәдәни программа вакытында театр командасы Будапешт тарихы һәм архитектурасы белән танышкан, шулай ук «Азат итүче совет геройларына дан» мемориалында булган. Сәфәр шунысы белән дә үзенчәлекле: нәкъ менә Җиңү көнендә Әлмәт артистлары Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссия территориясендә һәлак булган Фәрит Яруллинга багышланган спектакль тәкъдим иткән.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Бөек Җиңүнең 81 еллыгы көнендә азат итүче сугышчыларга хөрмәт күрсәтү бик дулкынландыргыч мизгел булуын билгеләп үтте.

Әлмәт театры әлеге фестивальдә инде икенче тапкыр катнаша - -коллектив анда беренче тапкыр 2017 елда чакырганнар иде. Халыкара мәйданчыкка әйләнеп кайту чит ил тамашачыларының театр иҗаты белән кызыксынуын раслады һәм мәдәни багланышларны үстерү өчен мөһим вакыйга булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot