«Миңа калса, актер гел яңа рольләр турында хыялланадыр. Бик күп интервьюлар тыңлаганым бар, күп артистларның: «Артист хыялланып, роль көтеп ятарга тиеш», - дигән фикерләре белән килешеп бетмим. Әгәр көтеп ятасың икән, ул булмый. Хыяллану кирәк, килешәм. Хыялланып, хезмәт итеп, тырышып, үзеңне күрсәтеп яшәргә кирәк.
Берәр роль бирәләр, ди, ул төп роль булмаска, эпизодик кына булырга мөмкин һәм аны әйбәт итеп эшлисең икән, димәк, үсәсең һәм үскәч, режиссер сине тагын да күбрәк күрә һәм рольләр тәкъдим итә. Театрда 12 ел хезмәт итәм. Хыялымдагы рольләр, Аллаһка шөкер, тормышка ашып килә. Мәсәлән, бии торган спектакль теләгән идем. Эшкә кергәч, шундый бию теләге уянды. Үзем биюче түгел, Казан театраль училищесында гына биергә өйрәндем. Бу теләк тормышка ашты: 2021 елда режиссер Туфан Имаметдинов «Таң вакыты» спектаклен куйды. Ул - сүзсез, 1 сәгать бара, пластика белән генә куелган һәм аның белән «Алтын битлек»кә 5 номинациягә дә үттек. Шунда хыялым ашты.
Үземә яңа үрләр куйдым: хәзер берәр җырлый торган роль кирәк. Ул да тормышка ашты, ләкин ул комедия форматында. Мин анда җырлыйм. Хәзерге вакытта хореограф, режиссер Нурбәк Батулла килде. Үземә яңа бер максат куйдым: физик театр, ирекле хәрәкәтләр, импровизация. Нурбәк бу хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте, аның белән эшләве бик рәхәт», – дип сөйли ул.
Алмаз Хөсәенов белән тулы интервьюны «Интертат» сайтында укый аласыз.