news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Хөсәенов Россия төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде

Алмаз Хөсәенов Россия төзелеш министры урынбасары итеп билгеләнде
Алмаз Хөсәенов
Фото: © t.me/minstroyrf/

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының элеккеге урынбасары 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары итеп билгеләнде. Хөкүмәт боерыгын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.

Моңарчы Хөсәенов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин секретариаты җитәкчесе урынбасары булып эшләде. Ул чыгышы белән Татарстаннан булган РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллин командасында эшләячәк.

РФ Төзелеш министрлы матбугат хезмәте Telegram-каналында министрның яңа урынбасары «төбәкне үстерү һәм Россия Федерациясенең аерым субъектларының икътисад тармакларын стимуллаштыру мәсьәләләре өчен җаваплы була» дип аңлатты. Аның бурычлары ведомство приказында беркетеләчәк.

  • Алмаз Шәүкәт улы Хөсәенов 2014 елның апреленнән 2020 елның августына кадәр Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары булып эшли, аннан соң Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары секретариатына эшкә күчә. Аңа кадәр Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында хезмәт иткән.
news_right_1
news_right_2
news_bot