news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Аллаһыны бабайга тиңләргә ярамый - «Ватаным Татарстан»

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Аллаһыны бабайга тиңләргә ярамый - «Ватаным Татарстан»
Фото: «Татар-информ»

(Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Рәйдә Фәезова) Әнә шулай бүген без Аллаһы Тәгаләне «Ходай», «Тәңре», «Алла» дип атыйбыз. Коръәндә Аның 99 исеме телгә алына инде югыйсә. Ә «Аллага шөкер», «Аллага тапшырдык», «Йә, Ходам» дию динебездә тыелган гамәлме? Әнә шул сорауга ачыклык кертер өчен, «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән әңгәмә кордык.

Алмаз хәзрәт, Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар. Ни өчен аларның саны 100 гә тулмаган?

– Коръәндә Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исеме телгә алына. Исемнәрнең һәркайсы аерым мәгънәгә ия. Мисалга, Әл-Газиз – куәтле, Әл-Галим – барын белүче, Әл-Хәлим – тыныч дигән мәгънәдә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһының 99 исеме бар: йөзгә берәү җитми. Кем аларны әйтеп чыга, шул Җәннәткә керә. Ул – бер һәм так санны ярата», – дигән.

Балага Аллаһының исемнәрен кушарга ярамый, диләр. Ни өчен шулай?

– Аллаһыга тиңдәшлек кылынмасын өчен, балага Аллаһы исемен кушарга ярамый. Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә Габдрахман дип атарга кирәк, ягъни «габд» кушымчасын өстәргә. Габд – кол дигәнне аңлата. Габдрахман – Рахманның колы дигәнне белдерә. Моннан тыш ислам диненә каршы көрәшүе яки бозык гамәлләр кылуы белән танылган адәмнәрнең исемнәрен яки башка дин әһелләренә хас булган исемнәрне әти-әниләр балаларына кушарга тиеш түгел. Андый исемнәр баланың күңелендә үсеп җиткәч шул кешеләргә охшау яки шул диннәргә иярү теләге уятырга мөмкин. Әгәр дә бер кеше баласына шундый исем кушса, аның үз милләтенә һәм диненә карата хөрмәте һәм мәхәббәте юк дигән сүз. Ул бу гамәле белән башка халыкларның һәм диннәрнең гадәтләрен өстен күргән була.

Аллаһының 99 исеме булса да, Ходай, Тәңре диючеләр шактый.

– Аллаһыга «Ходай» дип әйтмәгез, дигән тыюлар юк. Алай дип әйтү гаеп эш түгел. Тарихка күз салсак, Тәңре, Ходай дигәннәре элек үк кулланылган. Габдулла Тукай иҗатында да «Аллаһы» гына түгел, ә нәкъ менә «Ходам» дигән сүз урын алган. Раббыбызның иң бөек исеме – Аллаһы. Аны Аллаһ, Аллаһы Тәгалә, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә дип искә алу хәерлерәк. Тик «Ходай» диюче дә гөнаһ кыла, дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Әгәр дә без Ходай, Хак Тәгалә, Тәңребез дигәндә, Аллаһны күз алдында тотып әйтәбез икән, зыян булмас.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә моңа берәр дәлил китерәме?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Аллаһы Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз», – дигән. Күркәм исемнәр белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, дигән мәгънәдә бу.

Аллаһы Тәгаләнең безгә мәгълүм булмаган исемнәре дә бар, дип ишеткәнем бар.

– Бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр берәрегезгә кайгы килсә, түбәндәге доганы укысын: «Йә, Аллаһ! Мин – Синең колың. Минем җаным Синең кулыңда. Синең теләгең миндә булды, Синең тәкъдирең белән канәгатьмен. Йә, Аллаһы! Мин синең барлык исемнәрең, алар арасыннан Үзеңне атаганнар, Китабыңдагы иңгән исемнәр, берәр мәхлукны өйрәткән исемнәр яки беркемне дә өйрәтмичә, Үзеңдә саклаган исемнәр белән сорыйм, Коръәнне җанымның бакчасы, нуры, кайгымны алучы итеп кыл», – дигән. Шушы – Аллаһының исемнәре тагын да күбрәк булуына дәлил. Аллаһының исемнәре туксан тугыздан артып китә, диләр. Тагын бер хәдисендә: «Мин Сине үз исемнәрең яки бездән яшереп калдырган исемнәрең белән мактап бетерә алмыйм», – диелә. Димәк, Аның кайбер исемнәре безгә күрсәтелгән, кайберләре юк. Шуның өчен Аның исемнәрен кем табып саный, шул савапка ия була. Безнең бурычыбыз исә туксан тугыз исемне табып санарга тырышу. Шуңа да Аллаһы дигән бөек сүзне белә торып, Тәңрем яки Ходам дип мөрәҗәгать итү дөрес булмас, аның үз исеме белән дәшү хәерлерәк булыр.

Алла бирса, Аллага тапшырдык, дип сөйләшүчеләр дә хата ясыймы?

– Иң дөресе – Аллаһы теләсә, чөнки һәр нәрсә дә бары тик Аллаһы Тәгалә теләге белән генә башкарыла. Аның кодрәтеннән башка бу галәмдә берни булмас, хәтта агачтан яфрак та өзелеп төшмәс. Иң яхшысы, әлбәттә, «иншәАллаһ» дию. Нинди дә булса эшкә ниятләгәндә, сүзнең башында шул булса, бу эштә бәрәкәт тә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме дә булачак.

Аллаһка шөкер, «әлхәмдүлилләһ» дию. Һәр хәлебездә, һәр халәтебездә шушы сүзне Раббыбызга шөкер һәм мактау хисләрен бөтен йөрәгебездән кичереп, ихласлык белән әйтергә өйрәнү дә яхшы гамәлләрдән булыр.

Балаларга Аллаһы Тәгалә турында сөйләгәндә, еш кына: «Алла бабай безне өстән карап тора», – дибез. Бу да дөрес түгелме?

– Аллаһы Тәгаләне «Алла бабай» дип әйтү бик үк дөрес булмас, әлбәттә. Аны бабайга тиңләргә ярамый. Бабай дигәч, күз алдына ак сакаллы карт килеп баса бит. Ә Аллаһы беркемгә дә охшамаган. Коръәндә дә моңа ишарә ясала: Аның нинди икәнен күз алдына китерү – гөнаһ. Шуңа да балаларга да Раббыбыз, Аллаһы дип өйрәтү дөрес булыр.

news_right_1
news_right_2
news_bot