news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Хәмзинның «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» дигән яңа китабы дөнья күрде

Алмаз Хәмзинның «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» дигән яңа китабы дөнья күрде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, җырчы һәм алып баручы Алмаз Хәмзинның «Уйланулар: Нигә?.. Ник?..» дип аталган яңа җыентыгы басылып чыкты. 448 биттән торган китап Казандагы «Торговый дом КПК» типографиясендә 500 данә тираж белән нәшер ителгән.

Яңа басмага авторның төрле елларда язган повестьлары, хикәяләре, публицистик мәкаләләре һәм замандашлары, сәнгать дөньясындагы фикердәшләре турындагы истәлекләре кертелгән. Китапның аннотациясендә билгеләп үтелгәнчә, биредә авторның тормыш һәм хезмәт юлында мөһим роль уйнаган шәхесләр чагылыш таба. Әсәрләр укучы күңелендә тирән эз калдырырлык, тормыш турында уйланырлык фикерләргә бай.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Жанр ягыннан җыентык берничә төп бүлектән тора: Повестьлар: «Былбыл», «...дисәң дә була», «Китте...», «Сагынып сөйләрлек еллар»; Хикәяләр: «Кырык сигез кило», «Имгәк», «Гадәттән тыш съезд»; Мәкаләләр: Татар моңы, юморы, эстрадасы, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева кебек бөек шәхесләр турында уйланулар; «Мәкаләләр. Минем турында» бүлеге: «Татар-информ»ның татар редакциясенең баш мөхәррир урынбасары Зилә Мөбәрәкшина, Разил Вәлиев, Риман Гыйлемханов, Рәмис Латыйпов, Эльвира Шакирова, Эльвира Фатыйхова, Айсылу Имамиева, Лилия Локманова һәм башка танылган каләм әһәлләренең Алмаз Хәмзин шәхесенә, аның иҗатына багышланган мәкаләләре һәм истәлекләре урын алган.

Алмаз Хәмзинның яңа китабы татар әдәбияты, сәнгате һәм эстрада тарихы белән кызыксынучы киң укучылар аудиториясенә юнәлтелгән.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

news_right_1
news_right_2
news_bot