Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз Хәмзинга Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшырылды

Язучы, артист, журналист Алмаз Хәмзинга Гамил Афзал исемендәге әдәби премия тапшырылды. Премия тапшыру тантанасы Гамил Афзал исемендәге республикакүләм иҗат фестивале кысаларында Актанышта үтте.
«Нинди күркәм шәхесләрен бүләклиләр бу премия белән. Аларның исемнәре белән танышып чыккач урынымда сеңеп утырдым. Мин гади генә кеше булып гади генә хезмәт куям, үз эшем белән мәшгуль. Шушы эшем халкыма кирәк икән», диде премияне алырга сәхнәгә чыккан Алмаз Хәмзин.
Ул премияне гамәлгә куючы Актаныш районы җитәкчелегенә һәм Язучылар берлегенә рәхмәтләрен ирештерде.
Гамил Афзал исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасында Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, күренекле язучылар Марсель Галиев, Камил Кәримов, Вахит Имамов, Илфак Ибраһимов, Хәбир Ибраһим, Гүзәл Әдһәмова катнашты.
Казаннан кайткан язучылар десанты әлеге тантана алдыннан Такталачык авылына кереп Гамил Афзал бюстына чәчәкләр куйды.
Язучылар шулай ук Актанышның 1 нче гимназиясендә укучылар белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз