news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хәмзин Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән танышу тарихын сөйләде

Алмаз Хәмзин Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән танышу тарихын сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән беренче тапкыр алты яшьлек чагында танышкан булган.

«Илһам абый белән Әлфия апаны беренче тапкыр икесен бергә алтынчы сыйныфта укыган вакытта күргән идем. Алар безнең авылга концерт куярга килгән иделәр. Икесен дә ишетеп кенә белә идем, күргәнем юк иде. Кыр бакчасында бәрәңге төбен өяргә вакыт җиткән. Иртүк эшкә керештем. Бәрәңге төбенә өеп бетерә алган очракта әти-әни концертка барырга рөхсәт бирде. Кичен концерт була, диделәр. Ул Илһам абый белән Әлфия апаның концерты иде», - диде артист.

Алмаз Хәмзин кыр бакчасында бәрәңге өйгән вакытта Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованы күргәнен әйтте. «Озын гына буйлы бер егет белән бер чибәр апа килеп чыктылар. Ул апа егетнең иңенә башын куйган, матур итеп җырлый башлады. Мин алар ягына чыктым. Апа кеше минем янга килде дә: «Үскәнем, башыңа кызу кабар бит, эш бетмәс, өеңә кайт», - дип, баштан сыйпады. Байтак кына эшләгәч, кичен концертка бардым», - диде ул.

«Зур гына мәйданда халык җыелган, безгә, яшүсмер малайларга керерлек тә түгел. Шулай да, кеше арасыннан үрелеп карарга тырыштык. Илһам Шакиров җырлый, диделәр. Теге абый Илһам Шакиров булып чыкты. Мине башымнан сыйпаган апа – Әлфия Авзалова. Соңрак концертлар куеп йөргән вакытта Әлфия апа миңа: «Син кайлардан шундый булып тудың?» – дип әйтә иде. «Башны сыйпап киткән идең, аннан соң шундый булып калдым», - дип җавап бирә идем», - диде Алмаз Хәмзин.

Ул Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалованың халыкка зур мирас калдыруын билгеләп үтте. «Сүз белән әйтеп бетереп булмый. Аларның җырлары әхлакый яктан безне тәрбияләде», - диде.

  • Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100