«Илһам Шакиров җырындагыча, татар кызы әдәп тә сакларга, замана белән дә бергә атларга тиеш. Быел үткән еллардагы кебек аш-су, кул эше кебек этаплар кала. Яңалыкка килгәндә, иртәгә Татар китабы йортында кызлар 7 тамырга – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни байлык, дин һәм иман, гаилә, туган илгә багышланган проектларын тәкъдим итәчәкләр.
Без татар кызын һәрьяклап камил күрергә телибез һәм бәйге аша моңа ирешергә тырышабыз. Аларны мәдәният, белем, тел ягыннан да «баету» өстендә эшлибез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, шушы бәйгедә катнашканнан соң, кызлар үзгәрә кебек. Без аларның уңышларын күрәбез.
«Татар кызы»ның тагын бер уңай ягы ул – бәйге үткәч тә кызларны ташламау, аларның язмышында катнашу, аларга яңа юллар ачу. Башка елларда җиңгән кызларыбыз безнең белән кала. Алар Республикакүләм, Халыкара бәйгеләрне үткәрүдә бик зур ярдәм күрсәтә, анда турыдан-туры катнашалар. Бу күренеш бер әйбер турында сөйли – кызлар арасында конкуренция түгел, ә мәхәббәт һәм бер-берсенә терәк булу гына бар», – ди ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар кызы» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайтында Фирүзә Гыйниятова язмасында укый аласыз.