news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Хәлиуллин: Өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен тора

Быел Башкортстан Республикасы башкаласында өченче тапкыр «Ufa.Tatar» форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин яшьләр белән өлкәннәр арасындагы мөнәсәбәтләр, гореф-гадәтләрне саклау, заманчалыкка ирешү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Алмаз Хәлиуллин: Өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен тора
Фото: «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова

«Казанга күченеп килгәч, төбәкләргә еш йөрергә туры килә, өлкән буын белән яшьләр арасында уртак тел табу мәсьәләсе кискен торуы сизелә. Өлкәннәр, нигездә, мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең формаларын саклау яклы булса, яшьләр аларны заманчалаштырырга тели. Гореф-гадәтләрнең дә яңача формалары кирәк. Әйтик, шул ук каз өмәсе традицион формасында хәзерге яшьләргә һәрчак кызыклы түгел», – ди ул.

Шулай ук Алмаз Хәлиуллин «Заманчалыкка ничек ирешергә?» дигән сорау куеп, берничә мөһим юнәлешне билгеләде.

  • Телне яңарту. Татар теле – дәреслектә генә түгел, ә подкастта, видеода, интерфейста булырга тиеш.
  • Визуал. Заманча дизайн, графика, стиль. Күз белән күреп кабул ителә торган мәгълүмат.
  • Медиа. Пиар, видео, сериал, сторителлинг һәм документаль проектлар.
  • Буыннар диалогы. Олылар мәгънә саклый, яшьләр форма тудыра, һәм алар бер-берсеннән башка яши алмый.

Форумда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot