- Безнең әлеге вакытта шундый тенденция бара, яшьләр күбрәк дингә бирелә. Һәм инде ураза аенда тыелганнан тыелып, намазларны укып баралар. Безнең активта да күбесе ураза тотуын да билгелим. Узган атнада гына яшьләр активыбыз өчен «Апанай» мәчете мәдрәсәсендә ифтар табыны оештырылды. Монда без элеккеге активистларны, зурларны да җыйдык. Нигә дисәгез? Бу эш элеккеге һәм бүгенге буынның элемтәләрен яхшырту максатыннан эшләнелде.
Рамазан ае – ач тору ае гына түгел бит. Ул якыннарыңа, туганнарыңа һәм гомумән, мәрхәмәтлелек арткан чак. Республика ифтары – төбәк мөселманнарының, халыкның бердәмлек символы да һәм рухи көчебезне күрсәтә! Әлбәттә, әдәп һәм әхлакны дәлилләгән вакыт та бу. Өстәп шуны да әйтмәкчемен: безнең төбәктәге татар яшьләре оешмалары да үз ифтарларын уздыра, – ди ул.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтар турында тулырак «Интертат» сайтында Юлай Низаев язмасында укый аласыз.