news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Нургалиевның документаль фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә ия булды

Алмаз Нургалиевның документаль фильмы «Алтын тәлинкә» кинопремиясенә ия булды
https://tatmsk.tatarstan.ru/, "Время кино" дирекциясе матбугат үзәге

Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» документаль фильмы «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә «Алтын тәлинкә» II төбәкара кинопремиясенә ия булды. Ул әлеге премиягә лаек булган ике лауреатның берсе.

«Иң күп тавышны Мәскәү-Төмән командасы төшергән кыска метражлы хоррор һәм тулы метражлы Татарстан драмасы җыйды», дип хәбәр итә кинопремияне гамәлгә куючы «Время кино» дирекциясе.

Әлеге турда экспертлар буларак проект өчен тамашачы тавыш бирә.

I урынга 4320 тавыш җыеп «Из темноты» фильмы чыккан. Аларга 200 000 сум күләмендә акчалата приз тапшырылачак. II урында - «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы. Ул 3706 тавыш җыйган. Аңа 100 000 сум акчалата приз каралган.

Бүләкләү тантанасы август урталарында булачак дип хәбәр итә оештыручылар.

  • Кинопремия РФ Президентының мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән тапшырыла.
  • Алмаз Нургалиевның «Җиде утрау арасында/Между семью островами» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп бәйгесендә - «Иң яхшы документаль фильм» номинациясендә җиңде.
  • Фильмда ХХ гасырның алтмышынчы елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелеше башлануга бәйле вакыйгалар сурәтләнә.
  • Татарстанның Актаныш районының Җидекүл (Өшәр) авылы да су басу зонасына эләккән. Халык аны 1976 елда ук ташлап киткән. Әмма бер кеше калырга карар кылган. Кисәтүләргә карамастан, авылны су басмый. Ә соңгы кеше авылда берүзе яшәп кала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100