news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты

Алмаз Нургалиевның Әзһәр Шакировка багышланган «Җылак» фильмының трейлеры чыкты
Салават Камалетдинов, архив

Алмаз Нургалиев Әзһәр Шакировка багышлап төшергән «Җылак» фильмының трейлеры чыкты.

«Җылак» фильмы төгәлләнеп килә. Кинодан төрле мизгелләрне чагылдырган трейлер тәкъдим итәм», - дип социаль челтәрләрдә хәбәр иткән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

«Милләтне шәхесләр тәрбияли. Бу фильмның Рәсәйнең һәм Татарстаныбызның халык артисты, ТР Г. Тукай премиясе иясе, тугызынчы дистәсен ваклап килүче шәхесебез Әзһәр абый Шакировның тормыш юлына багышлануы да күркәм вакыйга. Олпатыбызның бала вакытлары, тормыш юлы, нинди авырлыклар аша үзенә юл яруы безнең яшьләребез, балаларыбыз, бүгенге буын өчен дә зур үрнәк», диелгән хәбәрдә.

Күренекле татар актеры, Галиәсгар Камал исемендәге театр артисты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында фильм Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән төшерелде – субсидия буларак 1 млн сум акча бирелде.

Фильмның артистның туган ягында һәм Казанда төшерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100