news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Нургалиев «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерүләрен әйтте

«Бу ислам динендә, татар милләтендә бала тәрбияләү тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге тәҗрибәне дә кертеп эшләнелә торган тәрбияви фильм», — диде кинорежиссер.

Алмаз Нургалиев «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерүләрен әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда «Тәрбия баскычлары» исемле биш серияле фильм төшерелә.

«Шушы арада фильмның дүртенче сериясе төшерелә», — диде кинорежиссер Алмаз Нургалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә. Фильмның бюджетын төгәл әйтә алмаса да, ул фильмны төшерүдә «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының 350 мең сумлык гранты да кулланылуын әйтте.

«Бу ислам динендә, татар милләтендә бала тәрбияләү тәҗрибәләреннән чыгып, бүгенге тәҗрибәне дә кертеп эшләнелә торган тәрбияви фильм. Баланың тууыннан башлап, 18 яшенә кадәр чорны колачлар дип планлаштырабыз», — диде Алмаз Нургалиев. Фильм буенча эш 2016 елда ук башланган.

«Үзебезнең белгечләрне, хәзрәтләрне, медицина хезмәткәрләрен, педагоглар, психологларны катнаштырып төшерелә», — дип әйтте кинорежиссер.

news_right_1
news_right_2
news_bot