news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Нургалиев: «Җәлил укулары» Татарстанның рус телле районнарына да үтеп керә алды

Оештыручылар халыкара бәйгенең Бөгелмә, Алексеевск, Тәтеш кебек районнарда махсус уздырылуын әйтте.

Алмаз Нургалиев: «Җәлил укулары» Татарстанның рус телле районнарына да үтеп керә алды
Солтан Исхаков

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Җәлил укулары» оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев халыкара әдәби бәйгенең максаты — Татарстанның рус телле районнарына үтеп керү дип атады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында бәйгенең сөйләде.

«Бәйге республикабызның рус телле районнарына да үтеп керде. Анда безгә татар сүзен җиткерергә кирәк. Әйтик, бәйгене Актанышта да үткәрергә мөмкин. Анда да тел, фикерләү буенча төрле үзгәрешләр бара, ләкин бүгенге көндә анда, Бөгелмә һәм Тәтеш белән чагыштырганда, татар чаралары күбрәк уза», — дип аңлатты ул.

Алмаз Нургалиев «Җәлил укулары»ның Томск һәм Свердловск кебек төбәкләрдә дә үткәрелеп килүен әйтте. «Әлеге төбәкләрдән килгән балалар саф татар телендә сөйли. Безгә өлге булырлык чыгышлар бар», — диде ул.

«Бәйгедә төрле милләт вәкилләре катнаша. Әлбәттә, бу төбәкләрдә милли-мәдәни мохтариятләр, татар оешмалары бар, шунда булган милләттәшләребез — төп катнашучыларыбызның берсе. Беренче елда Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләреннән чыгыш ясадылар, үткән елны Чиләбе һәм Оренбургтан килгән балалар чыгышлары белән аерылып торды», — диде оештыру комитеты җитәкчесе.

«Җәлил укулары» Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 — 8 яшь, 9 — 13 яшь, 14 — 17 яшь, 18 — 25 яшь, 25 — 65 яшь.

Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: Муса Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һ.б.) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый.

Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару номинациясендә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм рус телендә башкара ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100