news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Монасыйповның “Хыяллар” әсәренә клип төшерелә

Бу проектка Татарстан филармониясенең джаз оркестры алынган, клипта Питрәч районы Шәле авылы халкы да катнаша.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татар халкының танылган композиторы Алмаз Монасыйповның “Хыяллар” әсәренә клип төшерелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның халык артисты, Татарстанның филармония джаз оркестры сәнгать җитәкчесе Лидия Әхмәтова хәбәр итә.

“Татарстан республикасы филармония джаз оркестры бу көннәрдә яңа клип төшерә,-  ди Лидия Әхмәтова.- Ул күренекле татар композиторы Алмаз Монасыйповның “Хыяллар” әсәренә нигезләнгән. Алмаз Монасыйпов музыкасын безнең оркестр һәрвакыт башкарып торды. Аның джаз әсәрләренә даими мөрәҗәгать итәбез. Бу көннәрдә музыкантларны Татарстанның иң зур  авылларының берсе булган Шәленең (Питрәч районы) төрле почмакларында очратырга була. Клип төшерүдә авыл халкы да актив катнаша”.

Лидия Әхмәтова белдергәнчә, яңа клип 2017 елның ноябрь айларында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстанның филармония джаз оркестры Александр Ключарев әсәрләрләре буенча да клип әзерләвен белдерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100