news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Мирзаянов Башкортстандагы бәйрәмнәрдән үрнәк алырга өнди

Алмаз Мирзаянов Башкортстандагы бәйрәмнәрдән үрнәк алырга өнди
Салават Камалетдинов

Җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов милли бәйрәмнәргә карата үз фикерен белдерде.

Алмаз Мирзаянов Сабан туе бәйрәме белән генә чикләнергә кирәкми дип саный. Бу турыда җырчы «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

"Башкортстанның кайбер авылларында "Саумысыз, авылдашлар" дигән бик матур бәйрәм оештырыла. Шуңа карап бик кызыктым. Анда авылга кагылышы булган һәрбер кеше үз тырышлыгын куя. Һәр өйнең капка төбенә, я булмаса элек өйләре булган нигез каршына табын коралар. Нәселләре белән җыелышып, милли киемнәр киеп, һәркемне табын янына чакыралар. Аннары барысы да мәйданга җыелышып уеннар уйный, көч сынаша, концерт куя. Үрнәк алмаслык түгел бит! Безнең күп авылларга шундый форматка күчәргә була", - ди ул. 

Җырчы бу юнәләштә идеяләре күп булуын әйтте. "Әллә нинди идеяләр бар башта. Кешеләрне берләштерәсе килә. Шуны аңларга кирәк: бердәм булганда без әле яшиячәкбез, аерым-аерым булганда безне юкка чыгару җиңелрәк", - ди Алмаз Мирзаянов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100