news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз Мирзаянов: Балада телгә, дингә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш

Популяр җырчы, 2 бала әтисе Алмаз Мирзаянов бала тәрбияләүгә карата үз фикерләрен белдергән.

Алмаз Мирзаянов: Балада телгә, дингә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш
Фото: «Татар-информ», архив

«Мин – кырыс булырга тырышучы йомшак әти. Иң дөрес билгеләмә шулдыр. Усал буласы килсә дә, килеп чыкмый.

Балаларыма соңгы арада вакыт җиткерә алам. Чөнки без декретта (көлә), балалар белән бергә. Ә менә гастрольләр вакытында, бик теләсәк тә, янәшәләрендә була алмыйбыз. Әмма ул чакта да күңелдән, теләкләребез, Аллаһ Тәгаләдән сорауларыбыз белән булса да, игътибарыбызны җиткерәбез. Чөнки ата-ананың баласына теләгән теләкләре кабул була.

Тәрбия мәсьәләсенә килгәндә, бала барысына да ата-анадан өйрәнә. Шуңа, иң беренче чиратта, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Холкыбызны күркәм ясарга, кеше янында тәртипле булырга. Кайбер ата-аналар балаларына артыгын рөхсәт итәләр. «Бу – минем балам, тимә», – дип, кешедән сүз әйттермиләр.

Бала тәрбияләгәндә чикләр, ниндидер тыюлар куярга кирәк, дип саныйм мин үзем. Үзеңне кеше янында, аеруча олылар янында тотканда тәртибе дә, әхлагы да, тәрбиясе дә булырга тиеш. Менә шуларга өйрәтеп үстерергә иде балаларыбызны. Аннан балада телгә, дингә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш. Безнең олы кызыбыз татарча сөйләшә, кычкырып догалар укый, татарча матур шигырьләр белә, Аллаһка шөкер. Бу юнәлештә безнең генә түгел, әбисенең дә тырышлыгы бик зур», – ди ул.

Октябрь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Гөлназ Хәбибуллина «Интертат» сайты өчен популяр әтиләр белән сораштыру уздырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot