news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Миргаязов: Бер бай татар җырларының авторлык хокукларын үзенә сатып алыр дип куркам

«Татар эстрадасы тарихының нигезен тотып торган 30 гына җырны төшереп калдырсак та, радиода буш урыннар күп булачак», - диде «Китап» радиосының баш мөхәррире.

Алмаз Миргаязов: Бер бай татар җырларының авторлык хокукларын үзенә сатып алыр дип куркам
Рамил Гали

«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, теоретик яктан караганда, бер бай кеше күпчелек татар җырларының авторлык хокукларын үзенә сатып алырга мөмкин.

«Абсурд кебек, әмма халыкны ностальгия белән туендыручы, сөендерүче җырлар берәм-берәм эфирдан алына башласа, күңелле күренеш булмас. Теоретик яктан карасак, мондый хәл була ала. Татар эстрадасы тарихының нигезен тотып торган 30 гына җырны алып атсак та, радиода буш урыннар күп булачак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Алмаз Миргаязов «Китап» радиосында шлягерлар, татар эстрадасы хитлары яңгыравын әйтте.

«Алар – еллар дәвамында кешенең күңелендә калган, татар халкының канына сеңгән җырлар. Әгәр бер миллиардер шушы җырларның авторлары буйлап «йөгереп» чыгып һәм һәрберсенә миллион доллар биреп, «бу җырларны башка җырларга, җырлатырга ярамый, аның хокуклары хәзер миндә» дип әйтә ала. Менә шул вакытта «Китап» радиосы музыкасыз, җырсыз кала», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100