news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Миргаязов: Йөрәгендә милли горурлыгы булган кешеләр кирәк

Алмаз Миргаязов: Йөрәгендә милли горурлыгы булган кешеләр кирәк
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән XV Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Ачылыш тантанасында Татмедианың телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов милли җанлы һәм туган телен белүче, хөрмәт итүче кешеләрне үстерергә кирәклеген әйтте.

«Без укыган еллар – иң бәхетле чорлар булгандыр. Тәлгать Галиуллин, Альберт Яхин һәм башка мөгаллимнәребез безне уйларга, фикерләргә, сөйләшергә өйрәтте. 26 ел элек зур, көчле ташкын булып, факультеттан 106 кеше чыкты. Һәрберсенең авызында туган теле һәм йөрәгендә милләт горурлыгы бар. Без милләтне, телне үстерергә кирәк, дибез. Бәлки, авызында туган теле һәм калебендә милли горурлыгы булган кешеләрне үстерергәдер. Шуңа күрә, һәрбер укыган көнегезне күңелегезгә сеңдерегез, укыткан мөгалимнәрегезнең кадерен белегез, чөнки алар сез кеше, сезнең калебегездә милли орлык һәм телегездә ана теле булсын, дип җанын фида кыла», – диде ул.

Чараның ачылышына шулай ук Татарстан Республикасы Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Казан шәһәренең 113 номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү учреждениясе директоры Эльвира Юнысова, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов чакырылган иде.

«Татар теле һәм әдәбияты бүлеге безнең милләтнең йөзек кашы булган кешеләрне әзерләде. Безнең бүлекне бетерүчеләр бөтен җирдә дә эшли алалар. Укытучылар безне белемгә генә түгел, ә ничек яшәргә, туган җиреңне, әти-әниеңне яратырга һәм чын кеше булып калырга өйрәттеләр. Яшьләр үзләренең уку йорты белән горурланып йөрергә тиеш», – диде үзенең котлау сүзләрендә Ренат Вәлиуллин.

Эльвира Юнысова университетны 23 ел элек тәмамласа да, нәкъ менә биредә алынган тәрбия уңышларының, үсешенең нигезе булып торуын искәртте. «Институт һәрбер студентның потенциаль мөмкинлекләрен ачты: бер үк факультеттан укытучылар, язучылар, журналистлар, танылган шәхесләр чыкты. Ләкин барыбызны да берләштергән әйбер – ул тәрбия, туган телеңне ярату, саклау кебек мөһим мәсьәләләр», – диде Эльвира Юнысова.

  • Конференциядә гомуми урта, махсус урта һәм югары белем бирү йортларында укучылар оффлайн һәм онлайн форматларда үзләренең докладларын тәкъдим иттеләр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100