news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Кыямов Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары итеп билгеләнде

Бүген Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ведомство коллективына үзенең яңа урынбасары Алмаз Кыямовны тәкъдим итте. Министр урынбасары итеп билгеләнгәнче, ул ТР буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе иде, дип хәбәр итә республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте.

Кыямов яңа вәкаләтләренә 10 гыйнвардан кереште.

  • Кыямов Алмаз Әхтәм улы 1983 елның 1 декабрендә Баулыда туган, Казан федераль университетын «астрономогеодезия» һәм «оешмада менеджмент» белгечлекләре буенча тәмамлаган. Карьерасын 2005 елда «Зенит» фәнни-җитештерү үзәге» җәмгыятендә инженер вазифасыннан башлый. Аннары 2006 елда ТР буенча Күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгы идарәсенә күчә, анда җир төзелеше һәм мониторинг бүлеге баш белгече булып эшли. 2009-2011 елларда ТР буенча Росреестр идарәсенең җирдә төзелеш һәм җир мониторингы бүлеге башлыгы урынбасары, аннары геодезия һәм картография бүлеге башлыгы урынбасары вазифасын башкара. 2011 елның августында идарәнең Бөгелмә бүлеген, 2013-2017 елларда Баулы бүлеген җитәкли. 2017 елда Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча муниципальара бүлек башлыгы була. 2017 елда Росреестрның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе вазифасына әйләнеп кайта, анда 2021 елның мартына кадәр эшли. Аннары, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына билгеләнгәнче, идарәнең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100