news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов: Ветеринария табибы — абруйлы һөнәр

Буа ветеринария техникумында яшь белгечләрне предприятиеләргә җәлеп итү буенча киңәшмә узды.

Алмаз Хисаметдинов: Ветеринария табибы — абруйлы һөнәр
Гөлнар Гарифуллина

(Буа, 21 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ветеринария табибы — абруйлы һөнәр. Буа ветеринария техникумында кадрлар белән тәэминат проблемасына багышланган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов шулай дип белдерде.

Бирегә республиканың барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аграр тармак предприятиеләре чакырылган иде. «Ветеринария табибы — дәрәҗәле һөнәр. Аеруча терлек саны күп буган авылларда мал табибы патша кебек йөри», — диде идарә җитәкчесе.

Алмаз Хисаметдинов Буа ветеринария техникумының кадрлар әзерли торган төп уку йортларының берсе булуын әйтте. «Хәтта институтка караганда да, техникум чыгарган кадрларны күбрәк бәялибез, чөнки югары белем алганнар үз җирлекләренә бик теләп кайтмыйлар», — диде.

Профильле уку йортларында студентлар белән мондый очрашулар, яшь белгечләргә ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, соңгы биш елда тармакта кадрлар санын 10 процентка арттыруга ирешелгән. Бүген дәүләт ветеринария хезмәтендә белгечләр белән тәэмин ителеш 95 процент дәрәҗәсендә. Тик авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, холдингларда кадрлар мәсьәләсе кискенрәк тора, диде Алмаз Хисаметдинов.

«Хуҗалык җитәкчеләре аңларга тиеш: белгечләргә яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудыру — алар бурычы. Шул рәвешле, алар төрле авырулардан терлек санын саклап калуга да ирешәчәк», — дип саный Баш идарә җитәкчесе.

Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәнис Камаретдинов Буа ветеринария техникумының уку аудиторияләрендә капиталь ремонт уздырганнарын сөйләп үтте. Бүген тулай торакта ремонт дәвам итә. «Республикадан бөтен шартлар бирелгән. Кирәкле югары квалификацияле белем алып, аграр секторга файдалы булырга тырышырга кирәк», — диде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Рузалина Вәлиуллина яшь белгечләргә дәүләт ярдәме программалары турында сөйләде. Максатчан әзерләнә торган студентларга стипендиянең яртысын министрлык, яртысын эш белән тәэмин итүче предприятие түләгәнен әйтте. Югары уку йортында укучыларга ул 10 мең, махсус урта уку йортлары студентларына 6 мең сум тәшкил итә.

Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин ел саен 20-25 кеше дипломлы белгеч булып чыгуын әйтте. «15 марттан практикага китәчәк алар. Хуҗалылыкларны күрсәтергә, торак, матди чаралар белән тәэмин итүне аңлатырга кирәк. Сездән заявкалар кабул итәбез. Практикага алыгыз», — диде.

«Красный Восток Агро» АҖ генераль директоры Ирина Вәлева орлыкландыру, терлек санын арттыру, яңартуда үз эшенең осталары кирәклеген әйтте. «Яшь белгечләр гел безнең белән очрашуларда хезмәт хакы күләмен сорыйлар. Барысы да шундук 50 мең сум тели. Казанда 50 мең сумлык эш юкмы диләр. Бар, ләкин Казанга күчәр өчен районнан башларга кирәк. 8 районда безнең холдингның комлекслары эшли», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100