news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Хисаметдинов Əтнә авыл хуҗалыгы техникумына абитуриентлар китерергә йөкләмә бирде

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе республиканың төньяк районнарыннан кимендә 3 абитуриент килергә тиеш, дигән фикердә.

(Əтнә, 8 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Əтнә авыл хуҗалыгы техникумында Татарстан ветеринарларының семинары бара. Җыелышны биредә уздыруның сәбәбе - районның авыл хуҗалыгы өлксендә алдынгы булуы гына түгел, ә техникумның да белгечләр әзерләү өчен ныклы базасы булуда.

Моны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та билгеләп үтте һәм яшьләрне техникумга укырга китерергә өндәде. "Мондый база хәтта республиканың Ветеринария академиясендә дә юк. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә ветеринарларны әзерләү өчен яшьләрне бирегә юлларга кирәк. Ветеринария академиясеннән соң берәүнең дә авылга кайтасы килми. Техникумнан соң исә аларга авыл җирлекләренә кайтып эшләү мөмкинлеге бар. Республиканың төньяк районнары өчен моннан да кулайрак база юк", - диде Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстанның төньяк районнарыннан кимендә 3 абитуриентны Əтнә авыл хуҗалыгы техникумына китерергә йөкләмә бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100