Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз Хисаметдинов: Төерле дерматиттан вакцинация юлы белән котылырбыз дип ышанам
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы сүзләренчә, бу көннәрдә Сарманда табылган чир республикада соңгы тапкыр моннан ике ел элек теркәлгән булган.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сарман районында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит (нодулярный дерматит) табылган. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу авырудан вакцинация ярдәмендә котылып булачагын әйтте.
«Андый проблемабыз бар. Вакцинация юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Ул чир табылган хуҗалыклар тирәсендәге терлеккә вакцинация үткәрелде», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.
Аның сүзләренчә, бу авыру республикада моннан ике ел элек булган.
«Терлек сатучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: терлекне вазгыять имин булган төбәкләрдән, безнең рөхсәт белән генә алып кайтырга, документтан башка терлекне сатып алмаска. Белешмәләр булу кирәк, шул очракта гына чиста терлек сатып ала алабыз», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.
Төерле дерматит билгеләре: терлекнең температурасы күтәрелә, тиресендә төерләр барлыккка килә, хәле начарлана, аз ашый, чир азса, тиренең эчке катлауларына күчә. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, малларны юкка чыгаралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз