Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алмаз Хисамединов: «Залесный» агрофирмасы кош гриппына кадәр хилафлыкларны төзәтмәгән
Тикшерү 6 октябрьдә үткәрелгән булган.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районында күркә ите җитештерү буенча «Залесный» агрофирмасы кош гриппына кадәр үк тикшерүдә ачыкланган хилафлыкларны төзәтмәгән булган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтте.
Ул Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе 6 октябрьдә предприятиедә тикшерү үткәргәнен әйтте. «Агрофирманың ветеринария-санитария кагыйдәләренә җавап бирүе тикшерелде», — диде.
Предприятие территориясенә санитар үткәрү пункты булмаган. Кошларны асрау биналары начар дезинфекцияләнгән. Кошлар өчен азык термик эшкәртелмәгән. Кыргый кошларны куркыту чаралары куелмаган. Территориядә этләр, мәчеләр булган. Кошларны чалу цехында санитар үткәргеч булмаган.
«Тикшерү 6 октябрьдә үткәрелгән булган. Хилафлыклар 2 ноябрьдә кош гриппы табылганчы теркәлгән иде. Милекче бер хокук бозуны да төзәтмәгән», — диде Алмаз Хисаметдинов.
Ул, шулай ук, предприятие территориясендә сазлыкта кыргый кошлар йөзгәнен әйтте. Атылган кыр үрдәгендә кош гриппының уңай нәтиҗәсе табылганын билгеләп үтте.
Бүген предприятиедә карантин режимы дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз