news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алмаз хәзрәт Сафин: Аракы эчкән кешенең 40 көн намазы кабул булмый

Спиртлы эчемлекләр кулланган кеше генә түгел, аны ясаганына да ләгънәт кылыныр, ди хәзрәт.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Исерткеч эчемлек кулланучы кешенең кырык көн укыган намазы һәм кылган догасы кабул булмый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Казанның “Өметлеләр” мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белдерде.

“Аракы эчкән кешегә Аллаһ Тәгалә әҗер-савап язмый, – ди Алмаз хәзрәт Сафин. – Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: "Әгәр дә минем өммәтемнән бер кеше исерткеч эчемлек кулланса, аның кырык көн намазы кабул булмый" (Нәсәи хәдисләр җыентыгы). Ислам динендә спиртлы эчемлекләрне куллану гына түгел, хәтта сату да ярамый. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: "Аллаһ Тәгалә исерткеч эчемлекне, аны эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, эшләүчене, эшләтүчене, алып килүчене һәм алып килдерүче бөтен кешене дә ләгънәт кылды" (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы). Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) йөзем җимеше суын  өч көн дәвамында гына эчкән, чөнки ул бу вакытта татлы җимеш суы була. Өч көннән соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) йөзем суын түгә торган була, чөнки әчи һәм исертә башлаган”.

news_right_1
news_right_2
news_bot