news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз хәзрәт Мөхлисов татуировкалар ясату турында: Үзләрен шайтан кыяфәтенә китерәләр

Тәннең хуҗасы — Аллаһы Тәгалә. Кешеләргә чиста бирелгән тәнне шундый ук чиста итеп кире Аллаһка тапшырырга кирәк, ди имам-хатыйб.

Алмаз хәзрәт Мөхлисов татуировкалар ясату турында: Үзләрен шайтан кыяфәтенә китерәләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов татуировка ясату турында кискен фикерен әйтте.

«Үзләрен шайтан кыяфәтенә китерүчеләр, тешләрен очлап, колакларга зур тишекләр ясаучылар бар. Ул татуировкаларны кая гына ясамыйлар: кул, аяк, тәннәренә, хәтта битләренә. Ә бит тәнебез чиста, матур итеп бирелгән. Ул бит „шпаргалка“ түгел», — дип уртаклашты ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Алмаз хәзрәт сүзләренчә, тәнен пычраткан кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла.

«Тәнгә бүген болай, иртәгә сызып атып, икенче төрле язарга безнең хакыбыз юк. Андый кешеләргә Аллаһы Тәгалә ләгънәт кыла, аның каргышы, гөнаһы була. Бу — иң куркыныч әйберләрнең берсе. Тән — безнең әманәт, ягъни ышанып тапшырылган җаваплылык. Тәннең хуҗасы — Аллаһы Тәгалә. Ул безгә чиста тән биргән икән, без аңа шундый ук чиста тәнне кире алып кайтырга тиеш», — диде имам-хатыйб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100