Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк
Алмаз хәзрәт фикеренчә, коронавирус чорында да тормыштан ямь таба белү мөһим.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коронавирус вакытында төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк. Башкалабызның Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов шундый фикердә. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.
«Кешенең күңеле, эчке дөньясы тыныч булырга тиеш. Айлар буе качып утыручылар да булды, ләкин алар арасында да авырып китүчеләр бар. „Мин — герой, миңа бернәрсә дә йокмый“, — дип масаеп та йөреп булмый. Урталыкны саклагыз: куркып калып, төшенкелеккә бирелергә түгел, саклану чараларын күрергә кирәк. Аллаһы Тәгаләгә тапшыра да белергә тиешбез», — диде ул.
Аның сүзләренчә, үзизоляциядән соң мәчеткә килүчеләр арасында боеккан, «сүнгән» кешеләр булган.
«Тормыштан ямь таба белергә кирәк. Әлбәттә, әйтүе җиңел, ләкин „Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар“, — дип үзеңдә көч табып, алга таба яшисе. Үзен жәлләтеп кенә утыручылар да бар. Аларны дәртләндереп җибәрергә кирәк. Боегып калырга түгел, чөнки тормыш алга таба дәвам итә», — дип сөйләде Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
Казан Нуры мәчете имам-хатыйбы авырып киткән кешеләргә сабыр итәргә, Аллаһы Тәгаләдән көч, шифа сорап, дога кылырга киңәш бирә. «Авырлыктан соң җиңеллек килә», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз